Әгерҗе полиция хезмәткәрләре юбилейларын җиңү белән каршылый

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Полиция хезмәтенең 100 еллык юбилее якынлаша.  Әгерҗе бүлеге полиция хезмәткәрләре әлеге түгәрәк датаны җиңү белән каршы ала. Узган елгы оператив эшчәнлекләренә йомгак ясау киңәшмәсендә дә сүз шул хакта барды. 

 

–       Безнең бүлекнең 12 тиңдәш бүлек арасыннан үз категориясендә I урын алуы эшебезнең нәтиҗәлелеге 100 процент белән бәяләнүен сөйли. Моңа коллектив бердәм булганда, хезмәткәрләр  үзара ярдәмләшеп, аңлашып эшләгәндә генә ирешеп була, – дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы Ринат Ибраһимов үз чыгышында.

Чыннан да, узган ел хокук тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча зур эш башкарылган. Моның нәтиҗәсе буларак, җинаятьләргә бәйле гариза һәм хәбәрләрнең саны кимегән. Авыр җинаятьләр саны 34 процентка, шул исәптән,үтерү очраклары 71,4, сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү  очраклары 60, мошенниклык 70,7 процентка кимегән. Бакчалардан урлау очракларын ачу 92,3,  милекне аңлы рәвештә юкка чыгаруны ачу 100 процентка  җиткән.

Җинаятьләрне ачуда участок полиция вәкилләре аеруча яхшы эшләгән – алар II урында. Балигъ булмаганнар эше буенча подразделениенең дә эш нәтиҗәсе шундый ук. Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш хезмәте икътисади җинаятьләр белән көрәш подразделениеләре арасында I урын алган.  Җинаятьчеләрне эзләү подразделениесе республика буенча быел да иң яхшылар рәтендә.

Тик җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр саны арткан.

–        Моның сәбәпләре каралды һәм анализланды. Урамнарга рейдларга ешрак чыгарга кирәк. “Гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда катнашуы турында“гы Федераль законны тормышка ашыру  барышында ирекле дружиначыларны әлеге эшкә җәлеп итү буенча проблемалар бар әле, – диде Ринат Ибраһимов.

Җәмәгать тәртибен саклау буенча начальник урынбасары Радик Ваһапов үз чыгышыда нәкъ шушы проблемага тукталды.Авылдагы отрядларга карата аның дәгъвасы юк. Бу яклап участок вәкилләре Александр Глухов белән берлектә Красный бор дружиначыларының актив эшен үрнәк итеп китерде ул. Алар законсыз рәвештә саклана торган ату коралын тартып алуда катнашканнар, составында спирт булган продукцияне сатуны ачыклауга тәгаенләнгән чаралардан да читтә калмаганнар. Ә менә Әгерҗедә дружиначыларның рейдка чыкмавының 13 очрагы булган. Ирекле халык дружиначылары арасында төрле оешма вәкилләре бар, шулай да күпчелеге – мәгарифтән. Бу уңайдан Радик Ваһаповны шәһәр дружинасының командиры алышынуы да борчый.

–       Яшьләр үзәге директоры Айзат Харисов әлеге эшне бик төгәл итеп башкара иде. Үзе дә рейдаларга даими чыкты, башкаларны да контролендә тотты. Ул китү белән рейдка чыкмау очраклары ешайды. Бәлки, үз вазифаларына намус белән караучы дружиначылар өчен ниндидер социаль гарантияләр булдыру турында уйларга кирәктер, – дип мөрәҗәгать итте ул район җитәкчелегенә.

–       Без бу мәсьәләне чишүне күз уңында тотарбыз, – диде район башлыгы Валерий Макаров. Киңәшмә ахырында район башлыгы шәхси составка лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткереп, алга таба да уңышлар теләде. Чыннан да, алдынгы урыннарны саклап калу өчен полиция хезмәткәрләренә быел зур көч куярга туры киләчәк.

 

Белешмә.

Әгерҗе полиция хезмәткәрләре ай саен уртача 23 җинаятьне тикшергәннәр, аларны кылу белән бәйле 234 кешене ачыклаганнар.

Ел дәвамында 60 меңнән артык кеше катнашындагы 31 чарада катнашып, халык иминлеген саклаганнар.

Екатерина САМСОНОВА.          

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International