Йөзьяшәр имәнле Еленовский

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Чит-ят күзләрдән сакланырга тырышкандай агачлар арасына яшеренгән бу кечкенә авыл олы юлдан ерак түгел. Аның үзенә генә хас матурлыгы, кунакчыл   халкы бар. Әйдәгез, бергәләп ЕЛЕНОВСКИЙ авылына сәяхәт кылып кайтыйк әле.

 

Бар сукмаклар да Клава түтәйтә илтә

Кырынды авыл җирлегенә шалтыратып, иң беренче чиратта кемгә барырга икәнлеген сорагач, шунда ук Клава түтәй Катаевага мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр.

–       Еленовскиның (игътибар, басым икенче иҗеккә төшә авт.) башлыгы ул, – диделәр сер итеп кенә.

         Чыннан да, бик тә мөлаем, кунакчыл Клавдия Витальевнаның ниндидер үзенә тарту көче бар. Әллә ачык йөзле, киң күңелле булганга, әллә бер дә боегуны белмәгәнгә, аның белән аралашуы –  үзе бер рәхәт.

         Клавдия Витальевна Рождественский авылында Новгородцевлар гаиләсендә туа. Авыллары су басу зонасына эләккәч, Еленовскийга күченеп киләләр.

–       Ул елларда авыл гөрләп тора иде.  Һәрбер өйдә – 7-8 бала, без үзебез дә 11 бала үстек. Яшел чирәмле киң урамнарда  көнозын рәхәтләнеп чаба идек. Ә без яшь чакта уздырылган бәйрәмнәрнең күңеллелеген күрсәгез! Өйдән-өйгә йөреп күңел ачсак та, урамда ник бер исерек кеше булсын! Икенче көнне бар да эшкә чыгалар иде, – дип сөйли Клавдия Витальевна. – Әти-әнием бик тырыш булдылар,  абзар тутырып мал-туар асрадык. Без йоклап ятабыз, ә  әниебез өчәр чиләк карлыган җыеп куя.  Әтиебез  елгадан күп итеп балык тотып кайта. Без торуга әни мич тутырып ипи пешерә. Ий, аның хуш исе! Менә шул мичтән чыккан ипинең өстенә бал ягып,  яңа сауган сөт белән эчәр өчен хәзер әллә ниләр бирер идем мин. Тик аның тәме балачакта калды шул. Әти-әниебезнең истәлеге итеп бал кортларын сеңлем Наталья белән һаман үрчетәбез әле без. Әти гомер буе атлар да тотты, шуңа күрә абыйларым  һәр елны Сабантуйда ат чабышларында катнашалар иде, – ди ул.

Әти-әниләре үрнәгендә Новгородцевларның барысы да эш сөючән булып үсә. Клавдия Витальевна исә гомер буе Еленовский белән Тукай арасында урнашкан 700 сыерлы фермада мөдир булып эшли. Хәзер бу фермада  бозаулар  үстерәләр.

Төп вазифасы мөдир булса да, нинди генә эшләр башкарырга туры килми аңа фермада?!

–       Ферма бетмәс ул, калыр. Ә менә болай эшләп синең сәламәтлегең калырмы икән дип ачулана иде ирем Виталий, – дип искә ала хәзер. Тик кечкенәдән эш арасында үскән Клаваны бу сүзләр генә туктата аламы соң?! Җир җимертеп өендәге мал-туарын да карарга өлгерә. Ул вакытта икешәр сыер тоталар, хәзер генә сарык белән тавык кына калган.

–       Бервакыт шулай коедан  су ташыйм. Җилкәмдә – чиләкләр асылган көянтә, кулымда тагын сулы чиләк. Шулчак: “Тагын бер чиләкне  теш арасына кыстырасың бар иде”, – дип кычкыра юлдан машина белән узып баручы Саша абыем, – дип искә төшерә ул елмаеп.

Гомумән, май кояшы кебек ул: йөзеннән һич тә елмаю китми. Шуңа күрә алар йортыннан кеше өзелеп тормыйдыр инде. Әнә, без анда чагында да кемнәр генә кереп чыкмады бу йортка?! Һәркайсына кирәкле сүзен таба белде Клава түти. Кемгәдер киңәшен бирде, кемнедер аркасыннан сөйде.  Авылда бер генә мәҗлес тә бу гаилә катнашынна башка узмый, диделәр. Шулай булмый соң, ире Виталий Петрович та авылның оста гармунчысы, ләбаса!

 

Константиновкадан – Еленовскийга

     Узган гасырда барлыкка килгән бу кечкенә авыл баштарак Константиновка дип аталган. Соңыннан урман кырыенда урнашкан өенә Алабугадан кайтып йөргән бай ханым Елена хөрмәтенә аны Константино-Еленовский дип йөртә башлаганнар, соңрак Еленовский дип кенә калдырганнар.

 

Балачак хатирәләре

Еленовскийда гомер-гомергә кибет тә, мәктәп тә булмаган. Хәзер кирәкле азык-төлекне райпоның автолавкасы алып килә.  Фермадан тыш, колхозның умарталыгы булган. Авыл халкы, нигездә, Кырындыга һәм Тукайга барып эшләгән. Балалар Кырынды мәктәбенә йөреп укыганнар.

–       Кечкенә вакытта башка балалар кебек үк без дә 12 таяклы, качышлы, күз йомышлы, куышлы уйный идек. Бераз үсә төшкәч авылыбыз белән акча җыйдык та,  волейбол, футбол туплары сатып алдык. Нинди генә туплы уеннар уйнамый идек без?! – дип балачакларын искә төшереп алды Виталий Петровичның апасы Валентина Катаева.

Катаевларның да гаиләләре ишле була. Әтиләре үлеп киткәч, әниләре биш баланы ялгызы  аякка бастыра.

    – Мунча чарачасында чират көтеп утырганыбыз, әнинең бер-бер артлы  безне мунча керткәне әле дә күз алдымда,– дип сөйли Валентина.

 

Бер гаиләдәй

Бүгенге көндә Еленовскийда татарлар да, урыслар да бер тату гаилә булып яшиләр.

–       Көн дә күрешеп торсак та, сөйләшеп сүзләр бетми. Шатлык килсә, бергә сөенәбез, кайгы булса – уртаклашабыз.  Бәйрәмнәргә җыелышсак, рәхәтләнеп ял итәбез, көлә-көлә арып бетәбез, – ди Клавдия Витальевна.

Еленовскийның иң өлкән кешесе Лидия Дресвянниковага 82 яшь. Авылда аның яшьтәшләре калмаган инде. Элегрәк Катаевлар өе каршында өлкәннәр җыелышып көн дә “планерка“ уздыра торган булганнар. Авылда өлкәннәр калмагач , бу традиция дә беткән.

 

Авыл яшәчәк

Еллар узу белән, Еленовский кечерәеп, тынып калган. Бүген авылда 20 кеше яши, алар арасында ике мәктәпкәчә яшьтәге бала бар. Алай да авыл җәйләрен җанлана, балалар тавышына күмелә икән. Чишмәле (авылда 12 (!)  чишмә бар - авт.)  җиләкле, гөмбәле авылга төрле яклардан кайталар. Җәен күп кенә йортларда кабат ут кабына. 

–       Әле дә ярый, урманнарыбыз бай. Шунда йөреп төрле үләннәр дә җыябыз. Урманга йөрү тәнебезгә сихәт, җаныбызга дәва да бирә, – ди Валентина.  Сүз уңаеннан: аларга Тукай авылындагы фельдшерлык-акушерлык  пункты хезмәт күрсәтә.

–       Бик кирәк  чагында әлеге дә баягы Клавдия коткара инде. Ашыгыч ярдәмебез дә әле ул безнең: кан басымын да үлчи,  кирәкле даруныда  тиз генә эзләп таба, – ди Валентина.

Ашыгыч ярдәм машинасын чакырганнарын хәтерләми авыл халкы. Чакырсалар да килеп җитә алмас иде, мөгаен. Гомергә юлсызлыктан интеккән Еленовский халкына быел бәхет елмайган. Район башлыгы Валерий Макаров авылга килеп киткәннән соң, үзгәрешләр башланган.  Урамда баганаларга ут куелган, юлларга ком ташып тигезләгәннәр.

 – Юлларыбызны төзекләндерүне дәвам итәрләр дип ышанабыз.  Безнең үтенечләргә колак салган  район җитәкчесенә, Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закировка зур рәхмәт, – диләр еленовскийлылар.

Димәк, авылда тормыш дәвам итә. Башкача мөмкин дә түгел.  Чөнки биредә көчле рухлы, тырыш,  уңган халык яши.

Куллары алтын

 Шундый уңганнарның берсе – Светлана–Александр Дресвянниковлар. Светлана авылда тәрәзә йөзлекләре ясау остасы буларак танылса, Александр – эретеп ябыштыручы. 

Светлана Татар Шаршадасыннан.  Саша белән гаилә корып яшәүләренә 25 ел булган инде. Ике кыз тәрбияләп олы тормыш юлына озатканнар.  

–       Баштарак шәһәргә китәргә хыяллана идем, соңыннан ияләштем. Хәзер ике аягымның берсен дә атламыйм Еленовскийдан,–ди Светлана.– Бу матурлыкны ничек ташлап китмәк кирәк?! Күршеләремне дә бик яратам, – ди ул.

Светлана кечкендән рәсем ясарга ярата. Бар эшкә дә кулы оста ире Александр белән өйләрен сала башлагач, тәрәзәләргә бизәкле йөзлекләрне үзе  ясап карарга була.  Бизәкләрне кисәр өчен эш коралын да үзе әмәлли. Ток турайткычын электр плитәсе спираленә тоташтырып куйгач, менә дигән корал килеп чыга. Аны хәтта “Россия” телеканалының “Сам себе режиссер“  тапшыруында  да күрсәткәннәр.

Светлана ландшафт дизайны белән дә кызыксына. Иллеләп роза куаклары гына бар. Ишегалдында бассейн, фонтан корып куйганнар. Туя, можжевельник кебек ылыслы агачлар да утырткан.

–       Хәзер түземсезләнеп язны көтәбез. Яз җиткәч, авылыбыз гына түгел, тормыш та җанланып, яңарып киткәндәй була, – диләр Дресвянниковлар.

ххх

Авылдагы бердәнбер Красный урамында Катаевлар йорты каршында карт бер имән үсеп утыра. Бу имәнгә ничә яшь икәнен тәгаен генә беркем дә әйтә алмады. Бер елны яшен суккан булган аны, шуннан соң очлары корый башлаган. Аннан  авыл халкын шаккатырып, яңадан бөреләнеп яфрак яра башлаган. Табигатьнең сынауларына бирешмәгән карт имән кебек, Еленовский авылы да яшәр әле.

Екатерина Самсонова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International