Минтимер Шәймиевкә – сиксән яшь

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Бүген  Татарстанның беренче Президенты,  татар халкының олуг шәхесе  Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ  80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Юбилее алдыннан Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, Республиканың тарихи һәм мәдәни истәлекләрен яңадан торгызу буенча “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев белән Россия Президенты Владимир Путин, Премьер-министр Дмитрий Медведев очраштылар. Дәүләт башлыгы экс-Президентка тирән рәхмәт һәм олы хөрмәт сүзләре җиткерде.

Бу көннәрдә Минтимер Шәймиев турында «Илбашы» дип аталган татарча китап та дөнья күрде. Әлеге үзенчәлекле басманың авторы – Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла.

Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров та, Минтимер Шәймиевне олуг юбилее белән тәбрикләп, котлау телеграммасы юллады.  

Бүген 19 сәгать 10 минутта “ТНВ-Планета“,  21 сәгатьтә ТНВ каналларыннан мөхтәрәм шәхескә багышланган тапшыруларны карарга онытмагыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International