Кодаш мәктәп-бакчасында шагыйрә Клара Булатова белән очрашу узды

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Кодаш мәктәп-бакчасында шагыйрә, укытучы-методист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Клара апа Булатова белән бик кызыклы, эчтәлекле, җылы очрашу узды. Очрашуда укучылар, мәктәп-бакча коллективы, шигъриятне сөюче авылдашлар катнашты. Клара апа үзенең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, күп санлы сорауларга җавап бирде, шигырьләрен сөйләде. Укучылыр, укытучылар да сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар, бергәләп К.Булатова сүзләренә язылган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән җырны яратып тыңладылар. Клара апа һәрбер сорауга шигъри сүзләр белән җавап биреп безне таң калдырды. Аның эчкерсез,  матур елмаюы, йомшак тавышы халык белән җылы әңгәмә тудырды. Һәркем Клара апаның автографы куелган китаплар алды. Бу очрашудан без бик зур рухи азык алып кайтып киттек. Олы юлдан читтә урнашкан кечкенә генә авылыбызга килгән олуг шагыйрәбезгә зур рәхмәтебезне әйтәбез, тагын күрешәләр көтеп калабыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International