Салагыш халкы кафелы булды

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Иж һәм Чулман елгаларына бик якын урнашкан Салагыш авылының табигате генә түгел, халкы да бик ярдәмчел һәм кунакчыл.  

Фермер Марат–Мансур Мөхәммәдиевларны гына алыйк. Алар авылны яшәтү, аны төзекләндерү өчен бик күп көч куялар. Әле, әнә, “Лилия“ кибете ачып сөендергән булсалар, күптән түгел “Нурмат“ кафесы ачып Салагышка кала төсмере дә өстәделәр. “Нурмат“ – Мансур белән Гөлнарның балалары Нурия һәм Мөхәммәтне кыскартып ясалган исем. Кафе белән җитәкчелек итүче Гөлнар биредә – чын хуҗабикә. Аш-суга оста уңганнардан бер гаилә кебек дус коллектив туплый алган ул. Заман таләпләренә туры китереп эшләнгән кафеда, чынлап та, ризыкны бик тәмле әзерлиләр.  Өлкән буын кешеләре биредә камыр ашларын яратып ала. Пирогларга заказ бирүчеләр дә күп була икән. Төшке аш вакытында тамак ялгарга керүчеләр дә ризыкның тәмлелеген мактап туя алмыйлар. Кафеда туйлар, юбилейлар да бик матур уза. Авылдашлар биредәге шартлардан бик канәгать.    

Кафе тиз арада шәһәрдән кунакка кайткан авылдашларның, балкычыларның да яраткан урынына әйләнде. Хуҗалар җәй көне халыкны ачык һавада да кабул итәргә җыеналар. Әнә шулай, халык өчен уңайлыклар тудырып торучы, авылыбызны матурлаучы Мөхәммәдиевларга рәхмәт дими, ни дисең.

Раилә ГЫЙБАДУЛЛИНА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International