Узган ялларда Иж-Бубыйда якташыбыз – Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахманов истәлегенә волейбол ярышлары булды.
Быел әлеге ярышлар бишенче тапкыр узды һәм анда биш команда катнашты. Волейбол кырында Тирсә, Ямурза, Иж-Бубый, Әгерҗе, Сарсак-Омга спорт сөючеләре җиңү өчен җан атты. Икенче ел рәттән күчмә Кубокны Сарсак-Омга командасы алды. Икенчедә – Әгерҗе, өченчедә Тирсә уенчылары. Җиңүчеләргә Кубоклар, Мактау грамоталары тапшырылды.