8нче бакчадан Елена Обухова – ел тәрбиячесе

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

1нче балалар бакчасы базасында “Ел тәрбиячесе“ район бәйгесе узды.

Анда алты тәрбияче – Тирсәдән Фәния Гәрәева, Сарсак-Омгадан Нина Байматова, 4нче бакчадан Гөлназ Шакирова, 5нче бакчадан Наталья Шәкүрова, 8нче бакчадан Елена Обухова, 9нчы бакчадан Зөһрә Кулькова катнаштылар. Алар мастер-класс күрсәттеләр һәм балалар белән занятие күрсәттеләр. 8нче бакчадан Елена ОБУХОВА “Ел тәрбиячесе“ бәйгесендә җиңү яулады. Ул тиздән Чаллыда узачак зона этабында район данын яклап чыгыш ясаячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International