Имтихан тапшыруда – яңалыклар

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Унберенче сыйныфны тәмамлаучыларның – Бердәм, тугызынчыларның төп дәүләт имтиханнарына әзерләнү вакытының кызган чоры.

Әзерлек 8-9 сыйныфларда ук башланып, унберенчедә сынау имтиханнары тапшырып карасалар да, укучылардан БДИга кергәндә бөтен белгәннәр онытыла, бик нык каушыйбыз дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма белгечләр имтиханнардан куркырга кирәк түгел, диләр.

–       2009 елда гамәлгә кергән дәүләт имтиханнарына егет-кызларны ничек әзерләргә кирәклеген мөгаллимнәр бик яхшы белә. Алар дәресләрдән соң калып укучылар белән консультацияләр уздыралар, авыр темаларны өйрәнүгә басым ясыйлар. Имтиханга репетиторлар белән, интернет чыганаклары ярдәмендә дә әзерләнүчеләр бар. Хәзер  БДИ укучы өчен ят күренеш түгел, шуңа аннан куркырга кирәкми, – ди район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.

Быелгы имтиханнарда нинди яңалыклар көтелә соң?

 

БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАНЫ

Ике мәҗбүри фәннән – математика (база яки профиль дәрәҗәдә) һәм рус теленнән БДИ тапшыралар. Калган фәннәрне һәркем, булачак белгечлегенә һәм уку йортына карап, үзе сайлый. Имтиханнар санына чикләүләр юк.

Өч фәннән – физика, химия, биологиядән тест өлешләре бетерелә. Бары чит телләр буенча гына тест өлеше кала. Инглиз телен сайлаучылар имтиханны ике көн тапшырачаклар.

Узган ел берничә районда сыналган контроль-үлчәм материалларының урында, ягъни имтихан уздыру пунктында бастыру тәҗрибәсен быел 12 пунктта кулланачаклар. Бу исемлектә безнең район да бар. Моның үзенчәлеге нидән гыйбарәт соң? Материаллар аудиториядә бастырыла, шунда ук таратылып, скан аша уздырылып базага кертелә.

 

ТӨП ДӘҮЛӘТ ИМТИХАНЫ

Быел тугызынчылар, төп фәннәр – математика һәм рус теленнән тыш, үзләре сайлап тагын ике фәннән сынау тапшыралар. Дүрт фәннең дә билгесе аттестат алуга тәэсир итә. Димәк, аларга имтиханнарда югары билгеләр алу өчен тырышырга кирәк булачак.

Тугызынчыларга түбәндәге фәннәрне сайлап алырга була: биология, җәмгыять белеме, тарих, география, татар, мари телләре, химия, информатика, физика.

 

ПСИХОЛОГ КИҢӘШЕ

Имтиханнарга әзерләнүче укучылар, аларның әти-әниләре өчен 4нче мәктәп психологы Наталья СЕРЕБРЯННИКОВА киңәшләре файдалы булыр.

Имтиханга әзерләнгәндә иң мөһиме – көнне дөрес итеп бүлә белү. Бу чорда баланы спорт белән шөгыльләнү, дуслар белән аралашу, телефоннан сөйләшүдән тыймаска кирәк. Бары бер генә әйбердә катгый таләп куелсын: бала вакытында йокларга ятарга тиеш. Әмма монда да аның “ябалак“ яки “тургай“ булуын истән чыгармагыз. Кайбер кешеләрдә кичке сәгать 5 белән 6 арасында биологик активлыкның түбәнлеге сизелә. Шуңа бу вакыт аралагында ял итеп, телевизор карап алу яхшырак булыр.

Укучы һәр иртәне көнлек план төзергә тиеш. Рәттән гуманитар яисә математик фәннәрне түгел, ә аларны чиратлаштырып, мәсәлән, физика яки әдәбият, тарих яки алгебраны укырга кирәк. Бу баш миенең яхшырак эшләвенә китерә, алҗуны киметә. Кәефегез юк чакта башта кызыклы темаларны кабатлау отышлырак. Онытылган, күптән үткән теманы атнаның беренче өч көнендә укысаң – яхшырак. Ә калган көннәрдә таныш материалларны искә төшерегез.

Китап-дәфтәргә генә күмелеп утырырга кирәкми. 45 минут саен тәнәфес ясап алу, йокларга яткач өйрәнгәннәрне тагын бер кат күз алдыннан үткәрү материалны яхшырак истә калдырырга ярдәм итә.

Имтиханга 12 сәгать кала китапны ябып куегыз, организмга ял бирегез. Сынау алдыннан бәхәскә кермәгез, үзегезне тыныч тотыгыз. “Барысы да яхшы булачак” дип үзегезне тынычландырыгыз.

Әти-әниләр балаларының көнгә өч-дүрт тапкыр калориягә һәм витаминнарга бай ризыклар белән тукланырга тиешлеген истән чыгармасыннар иде. Аларны бал, әстерхан чикләвеге, банан, йөзем җимеше, сөт ризыклары, балык, ит, яшелчә, җиләк-җимештән өзмәгез.

 

Белешмә:

Быел 9 сыйныфны тәмамлаучы 327 укучы – төп, унберенчедән 99 укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.

БДИ уздыру пункты итеп 2нче мәктәп сайланган.

Тугызынчылар имтиханнарны 2, 3нче мәктәпләрдә тапшырачаклар.

Унберенчеләр 1 февральгә, тугызынчылар 1 мартка кадәр нинди фәннәрдән имтиханнар сайлаулары турында гариза тапшырырга тиеш.

Район күләмендә узган ата-аналар җыелышында БДИ уздырудагы яңалыклар, аны уздыру тәртибе турында сөйләделәр.

Имтиханнар буенча сораулар туса, район мәгариф идарәсенә 22900, 22902 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International