Ел тәрбиячесе: алар – әни дә, артист та

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Быел “Ел тәрбиячесе“ бәйгесендә районыбызның алты тәрбиячесе осталыкта сыналды.

 

ҺӘРБЕРСЕНЕКЕ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ

Тәрбиячеләр әлеге бәйгенең һәр биременә, балаларны гына түгел, зурларны да җәлеп итәрлек кызыклы алымнар кулланып әзерләнгәннәр. Алар үзләренең җитмеш төрле һөнәр ияләре икәнен күрсәттеләр. Тәрбиячеләргә шагыйрь дә, рәссам дә, биюче дә, җырчы да булырга туры килде. Мәсәлән, 4нче бакчадан Гөлназ Шакированың театральләштерелгән чыгышы, 5нче бакчадан Наталья Шәкүрованың балаларга “Кәгазь могҗизалары“ мультфильмын күрсәтеп, яраткан геройларын ясатуы, Тирсәнең “Миләүшә” бакчасыннан Фәния Гәрәеваның кечкенә галимнәр белән лабораторягә эләгеп, һаваны күрү, тоту, иснәү тәҗрибәләре уздыруы, 9нчы бакчадан Зөһрә Кулькованың сазлык, вулкан, күл, төньяк балкышы макетларын кулланып тәҗрибәләр күрсәтүе, Сарсак-Омга бакчасы тәрбиячесе Нина Байматованың кышкы урманда балалар белән татар телендә җәнлекләр, табигатьне саклау турында әңгәмә уздыруы тәрбиячеләрнең эш алымнарын баланың яшь үзенчәлегенә карап сайлауларын күрсәтте. Ә менә 8нче бакчадан Елена Обухова: “Эш алымнарын балаларның фикерләү сәләтенә, активлыгына да карап сайлыйм. Сезнең алда күрсәтәчәк уен технологияләре балаларның фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә”, – диде.  Ул моны жюри алдында дәлилләп тә күрсәтте.

 

БӘЙГЕ ҖИҢҮЧЕСЕ

“Ел тәрбиячесе” исеменә нрәкъ менә Елена Обухова лаек булды. 26 ел тәрбияче булып эшләүче бу ханым йөзләгән баланы балачак иленнән мәктәпкә озаткан.

–       Һәр бала – үзенә күрә бер дөнья. Шуңа эштә тәрбияче дә, әни дә, оста психолог та булырга туры килә, – ди Елена Юрьевна.

Бу тәҗрибәле педагогның бәйгеләрдә беренче генә җиңүе түгел инде. Уңышларының сере нәрсәдә икән соң?

–       Эшеңне яратсаң гына яхшы нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Ә безнең эштә сабыйларны ярату, аларның күңел дөньясын аңлау бик мөһим. Аннан соң гаилә, ата-аналар, хезмәттәшләр ярдәмен тою да уңышка ирешергә ярдәм итә. Балалар бакчасына килеп янымда бөтерелүче малай-кызларны кочаклап алгач борчуларыма кадәр онытыла,– ди Елена Юрьевна.

 “Ел тәрбиячесе” исемен яулаган Елена ханым Чаллыда узачак зона этабында район данын яклаячак. Җиңү белән кайтырга язсын аңа!

Лилия РӘСУЛОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International