Ике көн дәвамында район Мәдәният сараенда “Созвездие–Йолдызлык“ республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабы узды.
Беренче көнне шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Жюри әгъзалары кечкенә сәхнә осталарының быелгы бәйгегә аеруча тырышып әзерләнүләрен билгеләп үтте. Яшь артистлар сәхнәдә үзләрен ышанычлы тоталар, костюмнары да бик матур. Күбесенең мондый фестивальләрдә катнашу тәҗрибәсе дә бар.
Икенче көнне авыл җирлекләреннән катнашучылар “иләк“ аша уздырылды.
Сәхнә осталарының иң-иңнәре Актанышка – фестивальнең зона этабына барачак.