Азнакайда ир-атлар арасында Коръән укучылар конкурсы уздырылды.
Анда Татарстанның 19 мөхтәсибәтеннән – Азнакай, Әгерҗе, Баулы, Балтач, Буа, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Казан, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Яр Чаллы, Сарман, Чистай, Ютазы районнарыннан Изге Китапны укый белүчеләр җыелган иде.
Беренче урынга бүләк – олы хаҗга, икенче урынга – гомрә хаҗына юллама тәгаенләнгән иде. Өченче урынга чыккан шәкерт Азнакай районы башлыгы бүләгенә – ноутбукка лаек булды.
Җиңүчеләр:
Беренче урында – Әлмәттән Нияз Минсабиров, Түбән Камадан Эрнест Нәфыйков һәм Зәйдән Рамазан Идрисов.
Икенче урында – Әгерҗедән Мөхәммәтгали Корбанов.
Өченчедә – Казаннан Инсаф Вәлиев.