Әгерҗе районында авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясен оешкан төстә уздыруга лаеклы өлеш кертүчеләрне бүләкләделәр

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

2016 елда авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясен оешкан төстә уздыруга керткән өлешләре, тырыш хезмәтләре өчен Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең аерымлык билгесе –  “Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуны уздырудагы хезмәтләре өчен“ медале белән бүләкләнделәр:

МАКАРОВ   Валерий Владимирович – район башлыгы.

ГАТАУЛЛИН Дилүс Гаскәр улы – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы.

ГАЛИЕВА Гөлия Ризил кызы – "Водоканал" ширкәте белгече, 2нче участок инструкторы.

ГӘРӘЕВА Ләйсирә Фәтхрахман кызы – Девәтернә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, 3нче участок сан алучысы.

ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА Флүрә Мидхәт кызы – пенсионер, сан алуга кагылышлы сораулар буенча вәкил.

ИКСАНОВА Рәшидә Гозәир кызы – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты, 1нче участок инструкторы.

МИҢНЕХӘМИТОВА Гөлфирә Габделхәй кызы – район мәгариф идарәсенең баш белгече, 3нче участок инструкторы.

ШАҺАБИЕВА Нәзилә Җәүдәт кызы – Тәбәрле авыл җирлеге башкарма комитеты белгече, сан алучы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International