Почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре әле кайчан гына 2017 елның беренче яртыеллыгына язылуны төгәлләгән иде. 1 февральдән алар өчен янә “урак өсте“ башланды, икенче яртыеллык өчен матбугат басмаларына язылуга старт бирелде.
Райондагы башка хезмәттәшләре кебек үк Шаршады почта элемтәсе бүлекчәсе җитәкчесе Рәсимә ханым РАЗЕТДИНОВА да әбунә чорына бераз куркып керә. Авылдашлар газета-журналларга язылырмы, планны үти алырбызмы дигән сораулар төн йокысын качыра аның.
– Халык белән эшләү елдан-ел катлаулана. Дөресен әйтергә кирәк, соңгы елларда бик күпләр вакытлы матбугаттан бизде. Кайберәүләр бөтен яңалыкны интернеттан беләбез дип язылмыйлар, өлкән буын пенсия акчасын нәрсәгә генә җиткерәсең, ди. Әмма кул селтәмибез, планны үтәргә тырышабыз, – ди Рәсимә ханым.
Шаршады җирлегендә «Әгерҗе хәбәрләре»н һәм «Агрызские вести» газеталарын 60лап гаиләдә алдырулары турындагы хәбәргә без дә бик сөендек. “Җәйге чорга да шуннан ким язылмаслар дип өметләнәм“, ди почта элемтәсе бүлекчәсе җитәкчесе. Әнә, Шаршадыдан Флүрә Сәлимова, Әлфия Касыймова, Сәхрәдән Илдус Закиров, Әнисә Гайфуллина, соңга кала күрмик дип, яраткан район газетасына иң беренчеләрдән булып язылып куйганнар. Башкаларның да язылачагына шикләнми Рәсимә ханым. Чөнки «Әгерҗе хәбәрләре» – район яңалыкларын җиткереп торучы төп чыганак бит. Хат ташучы Алсу Гыйззәтуллина декрет ялына киткәннән соң эшкә урнашкан Рузилә Хәсәнова да ике авыл арасына “тузан төшерми“. Газета-журналларны, пенсия-субсидияне, пособиеләрне хуҗаларына һәрвакыт вакытында төгәл итеп илтеп тапшыра.
– 28 ел җитәкчелек иткән чорда бик күп хат ташучылар белән эшләргә туры килде. Әмма минем бәхеттәндерме, аларның барысы да төгәл, җаваплы булды, – ди Рәсимә ханым.
...Авылдашлары Рәсимә апаны көчле рухлы ханым буларак та бик яхшы беләләр. Ире Зөлфәт белән җиде генә ел яшәп кала ул. Үзенә – 36, Рамиленә – алты, Фәнисенә биш яшь була Зөлфәте авырып вафат булганда. Ирен югалту хәсрәте өстенә бу кайгыдан инсульт кичергән каенанасы Гайшәне тәрбияләү мәшәкате дә өстәлә.

– Авыл тормышын ирсез тарткан хатыннарга кулымнан килсә һәйкәл куяр идем, – ди Рәсимә апа. – Балалар кечкенә чакта чарасызлыктан нишләргә белмичә кычкырып елыйсы килгән чаклар еш була иде. Әмма күз яше күрсәтеп торыр чакмыни?! Язын бакча эше, аннан печән, соңыннан уңышны җыярга кирәк... Кышлык утын әзерләү үзе бик олы мәшәкать иде. Ярый әле, шул вакытта бертуган энем, апам һәм аларның гаиләләре бик булышты.
Менә шулай тормыш мәшәкатьләре белән ел арты ел узганын да сизми калган ул. Малайлар инде буй җиткәннәр, берсе – Ижауда, икенчесе Себердә гаиләләре белән яши. “Оныкларыма сөенәм, аларның тигез канат белән үсүләрен телим”, ди Рәсимә ханым.
Ә үзе ул – һаман эштә, мең төрле мәшәкать белән янып яши. Ике ел урын өстендә ятучы әнисен яшә бала карагандай тәрбияли. Кышын – чаңгыда, җәен велосипедта җилдерергә ярата. Кышкы озын кичләрдә матур-матур башлыклар, кофталар бәйли. Туганнары, балалары “кайтабыз“ дип хәбәр бирсә, телне йотарык ризыклар әзерли. Әнә шулай, тормыш ыгы-зыгысы белән яшәп 55енә килеп җиткәнен дә сизмәгән ул.
– Тормыш сынауларын күп күрсәм дә, Ходай бүгенге бәхетемне күпсенмәсен, сәламәтлектән аермасын, – дип тели юбиляр Рәсимә ханым.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.