Иж-Бубый мәктәбенең үз газетасы булачак

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Иж-Бубый мәктәбе укучылары “Мәктәп утлары“ исемле газета чыгарырга планлаштыралар. Шул уңайдан газетаның редколлегия әгъзалары җитәкчеләре Эльмира Мәннапова һәм Ләйсән Гыйззәтуллина белән “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында булдылар.

Район газетасының баш мөхәррире Дания Абзалиева җаваплы да, кызыклы да, зур төгәллек тә таләп итүче журналист һөнәре турында сөйләде. Газетаның укучыга барып җиткәнче нинди юллар аша узуы да укучыларда зур кызыксыну уятты. Язмалар ничек туа, аларны газета битләренә ничек “салалар“, темалар ничек уйлап табыла һәм башка бик сорауларга җавап бирделәр журналистлар.

Укучылар 1931 елда “Ленин юлы“ исеме белән латин графикасында чыга башлаган газетабызның беренче саннары белән дә таныштылар.

–       Мин балачактан журналист булырга хыялланам. Сезнең белән танышкач, бу һөнәргә тагын да кызыксынуым артты, – диде Зөлфия Чигвинцева.

–       Ә миңа газетаны версткалау ошады. Мин хәзер үзебезнең газетабызның ничек буласын күзаллыйм, – ди Диләрә Ваһапова.

Ә спортчы егет Ленар Нәфыйковның күңеленә спорт темасына язылган язмалар якын икән. Алинә Шәйдуллина, Алия Бәхтиева киләчәктә “Әгерҗе хәбәрләре“нә язмалар җибәрергә сүз бирделәр.

Ә без, үз чиратыбызда, укучыларга мәктәп тормышын яктыртучы газеталарын чыгаруда иҗат уңышлары теләдек. “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасындагы “Ижади гөлбакча“ сәхифәсенең чираттагысы нәкъ менә Иж-Бубый укучыларының иҗат җимешләренә багышланачагын әйтеп сөендердек. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International