Иж-Бубый мәктәбендә узган шахмат турниры җиңүчеләре билгеле

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Иж-Бубый мәктәбендә бертуган Булат, Марат, Искәндәр Җиһангәрәевлар әтиләре Рөстәм истәлегенә уздырган шахмат уеннарында утыздан артык шахмат сөюче үз көчен сынады. Ә җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:

Зурлар арасында

1 урын – Асаф Әбсәләмов

2 урын – Михаил Королев

3 урын – Әюп Хәкимов

Призлы урын ияләре акчалата премия һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр. Турнирның күчмә Кубогы Асаф Әбсәләмовка тапшырылды.  

Балалар арасында

1 урын – Рәшит Шурманов (3нче мәктәп)

2 урын – Ярослав Федоров ( 2нче мәктәп)

3 урын – Әлфинә  Ягудина (2нче мәктәп)     

2нче мәктәптән Екатерина Соловьевага да махсус приз тапшырылды. Укучыларны ярышларга тренер Әюп Хәкимов әзерләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International