“Наз“ приюты балалары ялгыз өлкәннәргә ярдәм итә

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Красный бор авылында урнашкан “Наз“ приютында тәрбияләнүчеләр кышын өлкәннәрнең олы ярдәмчеләренә әйләнәләр.

Быел өлкәннәр бигрәк тә мохтаҗ балалар ярдәменә. Чөнки безнең якта кар күп яуды. Шуңа күрә өлкән яшьтәге ялгыз өлкәннәрдән ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Ә без аларның үтенечен беркайчан да кире  какмыйбыз. Балалар да бик теләп ярдәм итәләр аларга. “Чишмә“ волонтерлык төркеме яшүсмерләре Валентина Ермолавна һәм Любовь Ивановнаның ишегалдын, капка төбен ялт иттереп куйдылар. Ә эш беткәч әбиләр балаларны кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International