Районда узган “Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы“ бәйгесендә 2нче мәктәптән Илдар Идиятов, балаларга белем бирү-савыктыру үзәгеннән Ирина Патрикеева, Ләйсән Садыйкова, мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Эльвира Гыйззәтуллина, Светлана Вәлиуллина, Фәридә Ибраһимова, Гөлия Избекова, Людмила Матвеева осталыкларын сынадылар.
Иң күп балл җыеп Светлана Вәлиуллина беренче урын яулады. Ул 27 февральдә Чаллыда узачак зона этабында район данын яклаячак.