Биектау районында 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелеге һәм “Сабантуй“ журналы призына көрәш турниры төгәлләнде.
Тренер Альфред Сабирҗанов кул астында шөгыльләнүче Варкләд-Бодья егете Артем Трифонов 70 килога кадәр авырлыкта өченче урын алды. Ул медаль, Мактау грамотасы һәм премия белән бүләкләнде. Бәйгедә шулай ук Рамил Шәрәфетдинов, Рәшит Садыйков шәкертләре дә катнаштылар. Әгерҗе командасы әлеге зур бәйгедә 39 команда арасында 22нче урын алды.