Социаль хезмәткәрләр юл кагыйдәләрен кул эшләрендә чагылдыра

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

“Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Россия күләмендә уздырылучы “Юл йөрү куркынгычсызлыгы мәктәбе. Буыннан – буынга“ бәйгесенә кушылдылар.

Әлеге бәйгедә районның 41 социаль хезмәткәре катнашты. Алар юл йөрү кагыйдәләрен чагылдырган макетлар ясаганнар.

Бәйләгән, теккән эшләнмәләре дә бик матур килеп чыккан. Девәтернәдән Тәскирә Шәйдуллина, Әгерҗедән Гүзәлия Хәсәнова, өлкән яшьтә булуларына карамастан, яшьләрдән калышырга теләмәгәннәр. Алар пластилиннан машина, мультфильм геройлары ясаганнар. Шаршадыдан Лилия Тугарованың төзелештә кулланыла торган күбектән ясаган ЮХИДИ инспекторы да бик матур килеп чыккан. Социаль хезмәткәрләр хәтта чәкчәк, торт кебек камыр ризыкларына да юл билгеләре ясап шаккаттырганнар.

Әлеге кул эшләреннән бүлекчәдә күргәзмә дә булдырганнар. Бәйгегә шушы көннәрдә нәтиҗә ясала. Җиңүчеләрне хәбәр итәрбез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International