Беренче сыйныфка баручы баланы мәктәпкә әзерләү буенча белгеч киңәше

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Бала укырга керер алдыннан күп кенә ата-аналардан “Баланы мәктәпкә ничек әзерләргә? Аның яхшы укуына, тәртипле булуына ничек ирешергә?“ дигән сорауларны ишетергә туры килә.

Тәүге тапкыр мәктәпкә баручы балаларның әти-әниләренә Әгерҗедә эшләп килүче “АБГДЕЙКА” үзәге җитәкчесе Лилия ЗАКИРОВА киңәшләре ярдәм итәр. Ул, өченче ел инде төрле кызыклы һәм мавыктыргыч алымнар кулланып, малай-кызларны белем дөньясына әзерли. “Баланы кече яшьтән үк мәктәп тормышы белән кызыксындырырга кирәк”, дигән фикердә педагог.

СӨЙЛӘМНЕ ҮСТЕРҮ. Баланы кечкенәдән китап белән дуслаштырырга кирәк. Йоклар алдыннан әкият сөйләү, укырга өйрәнгәч аны рольләргә бүлеп уку, үзең әкиятләр чыгару, шигырь, тизәйткечләр ятлау баланың хәтерен яхшырта, сүзлек запасын арттыра, анда кызыксыну уята. Ә укырга өйрәтү өчен иң отышлысы – Н.Жукова язган “Букварь”. Тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам, бу – иң гади һәм җиңел өйрәтә торган дәреслек.

Мәктәпкә баручы бала укыганны аңлый, күзәтә, уйлый, үз фикерен әйтә белергә тиеш. Моңа уеннар аша ирешергә мөмкин. Бер яисә берничә рәсем буенча хикәя төзү баланың сөйләм телен үстерергә, тел байлыгын арттырырга ярдәм итсә, рәсемнәрне чагыштыр, артыгын тап, лабиринтны үт, гадидән – катлаулыга кебек биремнәр игътибарлылыкны арттыра, хәтерне, фикерләү сәләтен үстерә. “Сорауга тиз һәм төгәл җавап бир” уены да күзаллауны үстерергә ярдәм итә. Мәсәлән, сыер, кәҗә, сарык, бозау... Болар нәрсә? Ояда нәрсә яши? дигән сорауларга бала тиз һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Балага “Син ничек уйлыйсың һәм ни өчен” дигән сорауны да бирергә кирәк. Мәсәлән, “Көз көне ни өчен яфраклар коела?“ дигән сорауга да аннан бик матур һәм төгәл җаваплар ишетергә мөмкин.

Баланы мәктәпкә кергәнче язарга өйрәтергә киңәш итмәс идем. Әмма ул басма хәрефләр белән яза белергә тиеш. Шулай да геометрик фигуралар ясау, төрле сызыклар, дулкыннар һәм башка элементлар сызу язуның нигезен тәшкил иткәнен дә онытмаска кирәк. 

МАТЕМАТИКА.  Күп кенә ата-аналар балам саный белсә – шул җитә дип уйлыйлар. Әмма бу – ялгыш фикер. Баланың ничәгә кадәр саный белүе мөһим түгел. Ул ун эчендәге саннарның күршесен, “зур”, “кечкенә” билгеләрен, куша, ала белергә тиеш. Дәфтәрдәге шакмаклар буенча җайлаша белү дә мөһим.

Шуны истә тотыгыз: бала 6-7 яшьтә игътибарын 10-15 минуттан артык вакытка туплап тора алмаганлыктан, аңа ял, уенга ирек бирергә кирәк. Иң мөһиме, баланы мактарга онытмагыз, аңа нотык укымагыз. Сәламәтлек өчен көн саен өч сәгать саф һавада булырга кирәклеген истән чыгармагыз.

Бергә эшләгән эшнең нәтиҗәсе генә  уңай була. Шуңа күрә балагызга әти-әни булудан тыш, остаз да, тәрбияче дә, дус та була белегез.   

В рамку

Бала белергә тиеш:

1.     Үзенең, әти-әнисенең исем-фамилиясен, адресын, туган көнен;

2.     үзе яши торган шәһәрнең истәлекле урыннарын;

3.     йорт хайваннары, кыргый җәнлекләр, кошлар, транспорт, кием, яшелчә, җиләк-җимешләр турында мәгълүмат;

4.     әкиятләр, картина буенча сөйли, 6-10 предметны истә калдыра, геометрик фигураларны;

5.     ел фасыллары, алар турында шигырь-табышмаклар;

6.     1дән 10га кадәр һәм кирегә саный, ун эчендә төрле биремнәрне башкара белү мөһим.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International