Әгерҗедә кышны озаттылар

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Әгерҗедә “Кировское“ ТОСы оештырган Кышны озату чарасы шәһәркүләм бәйрәмгә әйләнде.

Балалар гына түгел, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты бәйрәмдә. Борынгыдан калган куышлы, итек ыргыту, кәлүш киеп йөгерү, кар көртенән сикерү уеннарында халык аеруча активлык күрсәтте. Ә балаларның ат чанасында йөргәнен күрсәгез иде... Шәһәрдәшебез Марат Кунгуров Юлия кушаматлы атын бәйрәмгә дип махсус бизәп алып килгән иде.

Яз белән Кыш тартышканда әкият геройлары да ярдәмгә килде. Нәтиҗәдә, Кышка барыбер бирешергә туры килде. Ул, Язга уңышлар теләп, саубуллашырга мәҗбүр булды.

Саф һавада хуш исле үләннәр салынган чәй, тәм-томнар белән сыйландылар бәйрәмгә килүчеләр.

Клара Безбородова җитәкчелегендәге “Кировское“ ТОСы һәр бәйрәмне шәһәрдәшләр күңеленә хуш килерлек итеп үткәрә. Кышны озату бәйрәмен уздыруга алар инде Пасхага әзерләнә башладылар.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International