Актанышта узган “Созвездие–Йолдызлык“ республика фестиваленең зона турында Әгерҗе йолдызлары да катнашты.
“Вокал“ номинациясендә Арина Шәкурова – икенче, Аделия Гобәйдуллина өченче урын (җитәкчеләре – Елена Скворцова), “Конферанс“ номинациясендә Салават Батыров – беренче (Тамара Васильева), “Бию“дә “Академия детства“ ансамбле икенче урын (Ләйсән Гайфуллина) алдылар. Районыбызның әлеге талантлы балалары 11 апрельдә Казанда “Йолдызлык“ фестиваленең суперфиналында сыналачаклар.