Муниципаль хезмәткәрләр дә ярыша

2017 елның 17 марты, җомга

Муниципаль хезмәткәрләр арасында республика күләмендә узучы спартакиадага старт бирелде.

Спорт сөюче җитәкчеләр узган атнада Зәйдә чаңгы ярышында сыналдылар. Хатын-кызлар арасында бер чакрымга узышуда Бима авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Яркеева финишка сигезенче булып килде. Альбинаның хезмәттәше Вера Петряева – ундүртенче урында. Ир-егетләр арасында Күләгәш авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев – унөченче, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов унсигезенче урында.

Гомуми нәтиҗәләр буенча әлеге ярышта безнең район командасы алтынчы урын алды. Муниципаль хезмәткәрләрне киләчәктә волейбол, мини-футбол, җиңел атлетика, бадминтон, өстәл теннисы, йөзү, шахмат бәйгеләре көтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International