Районда өченче тапкыр уздырылган “Сәламәтлек укытучысы“ бәйгесендә сигез мөгаллим осталыгын күрсәтте.
“Сәламәт яшәү тормышы“ дигән темага уздырылган сыйныф сәгатьләрендә алар дөрес туклану, ял итү, спорт белән шөгыльләнү темаларына фикер алыштылар. Мөгаллимнәр “Минем сәламәтләндерү системасы“, “Педагогик карашым“ дигән бәйгеләрдә дә сынатмадылар.
2нче мәктәптән Илдар Идиятов беренче урын яулады һәм “Сәламәтлек укытучысы“ исеменә лаек булды. 1нче гимназиядән Эльза Яппарова һәм Күләгәштән Геннадий Орехов – икенче-өченче урыннарда.