Июнь аенда “Балык атналыгы“ Бөтенроссия фестивале кысаларында безнең районда да чара уздыру планлаштырыла.
– Моннан бер ел элек мондый фестиваль Санкт-Петербургта оештырылган иде. Әлеге чарага Россиянең 20дән артык төбәгеннән 300 тоннадан артык балык һәм 150 төрдәге диңгез ризыгы алып килүләре мәгълүм, – ди әлеге чараны оештыру комитеты рәисе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Безнең районда узачак чарада да балык сату оештыру планлаштырыла. Моннан тыш, балык тоту белән бәйле төрле бәйгеләр, ярышлар узачак.
– Фестивальдә катнашучыларны уха белән сыйларга да ниятләп торабыз, – ди Римма Ринатовна.
Әлеге фестивальне уздыруга кагылышлы кызыклы фикерләрегезне 21346 телефоны буенча сез дә җиткерә аласыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз.