24 март – Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнендә “Бердәм Россия“ партиясенең Әгерҗе районы бүлекчәсе юристлар белән бергә кабул итү оештыра.
Бу көнне район хакимиятенең 23 кабинетында 11-12 сәгатьләрдә адвокат Алсу Тиләшева, 13-15 сәгатьләрдә прокуратура вәкилләре, үзләренең офисларында нотариуслар Людмила Кузикова (телефон: 22912) 8-10 сәгатьләрдә, Кристина Берестова (25066) 8-12 сәгатьләрдә, суд приставларының район бүлекчәсе начальнигы Эльза Абзалиева (25430, К.Маркс урамы, 7а) 13-15 сәгатьләрдә халык сорауларына җавап бирәләр.
Сорауларны алдан 24255 телефоны буенча да бирә аласыз.