Әремнән Әлфия апа Гайнетдинова 64 яшендә дә трактор иярли

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Капка төпләрендә гөрелдәп эшләп торган тракторга яшьләрчә җитезлек белән сикереп менгән авылдашым Әлфия апа Гайнетдинованы күргәч янына бармый булдыра алмадым. Сүзебез үзеннән-үзе аның балачагына, яшьлегенә барып тоташты.

–                   Их, кечкенә чагымда кызлар өйле уйнаганда, җиргә каккан агач казыкларны рычаг, зур алюмин табакны руль итеп, дус кызым Сәрияне яныма утыртып, тракторлы уйнап үскән Әлфия апаң бит мин. Инде миңа да 64 яшь тулды, – дип сөйли башлады ул.

1952 елда Яңавылда   гаиләдә дүртенче  кыз булып  дөньяга килгән ул. Аңа ун яшь булганда Әрем авылына күченгәннәр.

–                   Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Галимә апам бакча артындагы фермага сыер саварга алып төште. Иртәнге өчтә күзне ертып торып, 18 сыерны елый-елый кул белән сауганымны хәзер дә сыкранып искә алам. Ел ярым анда эшләгәннән соң, бозаулар карадым. Әмма күңелемдә  корыч атны иярләү хыялы яши иде. Моның хатын-кыз эше түгеллеген дә аңлый идем. Әмма  әниемә, апаларыма терәк булырга тиешлегем аннан көчлерәк булып чыкты.

Ниһаять, 1972 елда күңел түрендә йөрткән балачак хыялымны тормышка ашырырга җай чыкты. Тирсәдә өч айлык тракторчылар курсы ачылгач, Яңавылның инженер-механигы Миндар абый Бәдретдинов җитәкчелегендә тракторчы һөнәрен үзләштердем. Таныклык алу белән миңа Т-40 тракторын ышанып тапшырдылар, – дип дәвам итте Әлфия апа.

Иң беренче эш көнендә пилорамнан   сиртмәләр тарттыра ул. Биш ел шушы тракторда силос та ташый, поезд белән Тирсә станциясенә Кустанайдан кайтарткан салам кипләрен  ташуда да ир-атлар белән беррәттән эшли. Колхоз басуында кукуруз, чөгендер араларын эшкәртүне дә тырышып башкара. 1976 елда берьеллык курсларда укып, квалификациясен күтәреп кайткач, өр-яңа Т-40 тракторына  утыра.

–                   Унбиш ел эшләү дәверендә төрле чаклар булды. Техника ватылмый тормый, тракторны урталай аерган чаклар да булды. Рульгә утыргансың икән, сынатырга ярамый, үземә төзәтергә дә туры килде. Авыр запчастьләрне күтәрергә көчем җитмәгәндә, тракторчы абзыйлар ярдәмгә киләләр иде, рәхмәт яусын аларга. Мәзәк хәлләр  дә булгалый иде кайчакта. Элек урып-җыю вакытында башка төбәкләрдән ярдәмгә шоферлар килә иде бит. Минем хатын-кыз икәнемне абайламыйча, ярамаган сүзләр дә сөйләп ташлыйлар иде. Белгәч, әй, оялалар иде инде, – дип көлеп искә алды ул.

–                   Әниегезнең:  “Трактор йөртү хатын-кыз эше түгел“, дип  әйткәне булмадымы соң? – дип тә сорамыйча булдыра алмадым.

–                   Беркайчан да. Әни сөенде генә минем тракторда эшләвемә. Йортта ир-ат булмавын сизмәдек без. Утынын да, печәнен дә алып кайттым. Буем кечкенә булса да, авыр эшләрне җиңелдән башкардым, ә менә хатын-кыз эшен яратмадым, – диде авылдашым.

Авыл халкын шаккаттырып, берүзе келәт белән лапас та җиткерә Әлфия. Стропила  сиртмәләренә хәтле ялгызы гына күтәреп куя. Көрәк, сәнәк саплары ясау, чалгы үткенләүне ир-атлардан да яхшырак башкаруын әйтеп тә торасы юк.

Ә бүген  Әлфия апаның  олы терәге – һәр эшен әнисе белән  киңәшләшеп башкаручы  улы – Илфат.

Аның да кулыннан килмәгән эше юк.  Тырыша-тырыша  барыбер үз дигәненә  ирешә торган ир-егет. Каяндыр ярдәм көтеп ятмыйча, бер дигән өй салып чыкты. Ижау кызы Әдилә белән гаилә корып, бер малай, бер кыз үстерәләр. Трактор, башка кирәкле техникасы бар. 15 гектар җир алып шунда күпьеллык үлән  чәчә. Абзар тутырып мал тоталар. Әнисенә  дә кечкенә трактор алып биргән улы.

–                   Тракторда  һаман йөрисем килә. Рәхмәт улыма,  теләгемне үтәде. Җәй көннәрендә авыл апаларын җыям да урманга каен себеркесе, җиләк-шомырт  җыярга төшеп китәбез. Улыма да булышам, – ди авылдашым.

Әлфия апа бердәнбер улы Илфат гаиләсендә кадерле әни, әби дә бүген. Кайвакыт,  үзе генә калганда, кулына яшьлек дусты – гармунын ала ул. (Безнең кечкенә генә авылда бер генә мәҗлес тә Әлфия апа һәм аның гармуныннан башка узмый иде.) Гомерен күбрәк   ир-ат эше эшләп, трактор руле тотып, болт-шөреп борып үткәрсә дә, бармаклары  һич тупасланмаган аның:  кулына гармунын алуга, алар үзләреннән-үзләре өздереп уйнап  җибәрә. Ә гармун моңнары авыл өенә генә сыймыйча, туган авылым өстенә җәелә.

Лилия РӘСУЛОВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International