Тирсәдә базар ачылды

2017 елның 24 марты, җомга

23 мартта Тирсәдә Әгерҗе муниципаль районының XVII күчмә утырышы үтте. Ул авыл халкының активлыгын һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә багышланды.

 

Киңәшмәнең гамәли өлеше Тирсәдә кече базар ачу тантанасыннан  башланды. Аннан катнашучылар базар мәйданы янында тезелеп куелган трактор һәм шәхси хуҗалыклардагы башка транспортка техник күзәтү уздырылуның шаһитлары булдылар. Шулай ук шәхси эшмәкәр Эльвира Кадыйрова даруханәсенә, шәхси эшмәкәр Раушания Муллахмәтованың кибетенә керделәр. Данил–Миләүшә Дәүләтовларның шәхси ярдәмче хуҗалыгында әлеге гаиләнең терлекчелек буенча алып барган эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Равил Харисовның сөт эшкәртү цехында булып, анда җитештерелгән продукциядән әзерләнгән күргәзмәне карадылар. Айнур Хәкимовның шәхси хуҗалыгында әлеге авыл хезмәтчәненең ниләр белән шөгыльләнүен күзәттеләр.

Утырышның икенче өлеше Тирсә  Мәдәният йортында үтте. Биредә авыл халкының эшчәнлеген чагылдыручы күргәзмә дә әзерләнгән иде. Бу өлештә “Авыл кешесенә активлыгын үстерергә ничек ярдәм итәргә?“ дигән  сорауга кагылышлы чыгышлар тыңланды.

Сессия эшендә  Татарстанның баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International