Әгерҗе – күпмилләтле район. Биредә яшәүчеләрнең күп өлешен татарлар тәшкил итә. Аннан кала руслар, марилар, удмуртлар, башка милләт вәкилләре. Төрле сәбәпләр аркасында районыбызга килеп урнашкан башка милләт вәкилләре үзләрен безнең җирлектә ничек хис итәләр? Әлеге сорауга җавап эзләп, берничә шәһәрдәшебезгә мөрәҗәгать иттек.
Рөстәм СӘИДОВ, Үзбәкстан–Әгерҗе:
– 1997 елда хатыным Зәйнәп, ике улым белән Әгерҗегә күченеп килгән идек. Биредә яшәвебезгә егерме ел булды инде. Туган ягыбыз Хорезм өлкәсе Хива шәһәренә елга бер тапкыр кайтып килергә тырышабыз. Әгерҗедәге үзбәк милләттәшләребез туган якны сагынырга ирек бирмиләр, алар белән бердәм булып, дус яшибез. Бәйрәмнәрне бер-беребезгә кунакка йөрешеп күңелле итеп үткәрәбез. Улларыбыз да үзбәк кызларына өйләнеп, безгә оныклар бүләк итеп, Әгерҗедә төпләнеп яшиләр. Шушы еллар эчендә кечкенә генә бизнесыбыз барлыкка килде. Шәһәрнең кечкенә һәм олы базарында гаиләбез белән сату итәбез. Әгерҗе халкын яратабыз, дустанә мөнәсәбәттә яшибез. Биредә төпләнеп калуыбызга бер генә тапкыр да үкенгәнебез булмады. Кая гына мөрәҗәгать итсәк тә, кырын караш сизмибез, һәрвакыт ярдәм итәләр, рәхмәт яусын.
Георге МАЙДУК, Молдавия–Әгерҗе:
– Кишиневтан 25 чакрым ераклыктагы Костешты авылыннан мин. 1983 елда комсомол юлламасы буенча Удмуртиягә БАМ төзелешенә килгәч, язмыш җилләре мине Әгерҗегә китерде. Дөресен әйткәндә, шушы шәһәрдә төпләнеп калырмын дип уйламадым да. Машинист ярдәмчесенә укып чыккач, ун ел тимер юлда эшләдем. Аннан хезмәт юлымны милициядә дәвам иттем. Лаеклы ялга чыкканчы шунда эшләдем. Әгерҗе кызы Земфирә белән 1986 елда гаилә кордык. Балалар үстереп бик матур яшибез. Биредә молдаван милләттәшләребез бар. Алар белән якын туганнар кебек кунакларга йөрешеп гомер итәбез. Хәзер Әгерҗе минем икенче туган төбәгем инде. Биредән китүне күз алдына да китермим.
Шарафмо ДЖУРАБЕКОВА, Таҗикстан–Әгерҗе:
– Әгерҗедә төпләнеп яшәвебезгә унбиш ел булды инде. Ирем белән биредә кавышканнан соң, туган ягыбыз Таҗикстанга китеп яшәп карадык. Тик Әгерҗене сагынып кире кайттык. Балаларыбыз да монда туды. Зурысы мәктәптә укый, ике балабыз бакчага йөри. Шәһәрне яратабыз, халкын ихтирам итәбез. Кая гына барсак та, нинди генә оешмага мөрәҗәгать итәргә туры килсә дә кырын караш сизгәнебез юк. Мәктәпкә дә, бакчага да балаларыбызны тыныч күңел белән йөртәбез. Таҗик милләттәшләребез белән аралашып яшибез. Бу көннәрдә “Нәүрүз“ бәйрәмен уздырырга әзерләнәбез. Аны туган ягыбыздагы кебек, традицияләребезгә нигезләнеп үткәрәбез. Безнең милләт өчен иң зур бәйрәмнәрдән саналган Корбан һәм Рамазанны дә зурлап билгеләп үтәбез.
Мин шәһәр үзәгендәге “Кайнар камыр ризыклары“ ларёгында эшлим. Әгерҗелеләр ризыкларыбызны бик яратып алалар. Теләк булганда чит җирдә дә яхшы итеп яшәргә, үз бәхетеңне табарга була икән.
Лилия РӘСУЛОВА сораштырды.