Бу яшь әниләр күптән түгел гаиләләрен тагын да тулыландырып икенче яисә өченче сабыйлары дөньяга килгәч ЗАГС бинасына туу турындагы таныклык алырга килгән булсалар, узган атнада алар янә әлеге мәһабәт бинага җыелдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия Бакасова әлеге тугыз бәхетле әнигә Ана капиталы сертификатлары тапшырдылар.
Менә алар тантанада Ана капиталы таныклыгына ия булган әниләр: Раушания Яппарова, Ләйсән Сәлимова, Гөлзирә Закирова, Виктория Пугачева, Вероника Алешкина, Рената Трейдина, Елена Самсонова, Елена Васильева, Людмила Матвеева.
Әгерҗедә яшәүче Виктория Пугачева тантанада гаиләсе белән катнашты.
– Олы кызыбыз Ксениягә биш яшь. Ә кечкенәбез Артемга нибары ике генә ай әле. Ирем Максим белән киңәшләштек тә “Ана капиталы“н торакны яхшырту өчен тотарга булдык. Хәзергә әти-әнидән калган фатирда яшибез. Участок сатып алдык. Ә дәүләт биргән 453 мең сум йорт төзү өчен бик зур ярдәм булачак, – ди Виктория.
Тантанага килүчеләрнең күбесе Виктория кебек Ана капиталын нәкъ менә шул юнәлештә тотарга планлаштыра.
– Без дә сертификатны торакны яхшыртуга юнәлтәбез, – ди Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары, моннан сигез ай элек икенче тапкыр әни булу бәхетенә ирешкән Раушания Яппарова.
– Чынлап та, күп гаиләләр сертификатны торак проблемасын хәл итү өчен файдалана. Аннан кала, балаларның укуы өчен түләүгә. Шулай ук әлеге дәүләт ярдәме ананың булачак пенсия күләмен арттыру өчен дә каралган. Яңа закон нигезендә тагын бер төр гамәлгә керде, ул инвалид балалары булган ата-аналарга ярдәм итүгә нигезләнгән, – ди Пенсия фонды идарәсе белгече Марина Голосеева.
Быел ЗАГС хезмәтенең йөз еллык олуг юбилее. Шул уңайдан мөдир Лилия Госманова иң матур теләкләрен җиткерде һәм гаиләләргә бүләкләр тапшырды.
– Әлеге юбилей елында ЗАГС бинасында никах теркәү, бала тугач таныклык тапшыру, ике, өч яисә аннан да күбрәк сабыйлары дөньяга килгән гаиләләргә Ана капиталы сертификатларын бирү кебек сөенечле тантаналарны ешрак уздырасы иде. Сезнең бәхетле йөзләрегезне күрү – безнең өчен дә зур шатлык ул. Гаиләләрегез имин булсын, балаларыгыз авырмасын, – диде ул.
“Ана капиталы“ буенча сорауларыгыз булса, Пенсия фонды идарәсенә 074, 23095 телефоннарына шалтырата аласыз.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.