Сарсак-Омганың “Алтын көз” ансамбле “кызлары“ удмурт ризыклары әзерләп шаккатыра

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

“Милли кухня” рубрикасында без, гадәттә, төрле милләт вәкилләренең гаиләләре, аларның ризыклары белән таныштырабыз. Ә бу юлы “ике куянның койрыгын берьюлы тотарга“ җай чыкты. Күптән түгел Сарсак-Омга клубы каршында эшләп килүче “Зарни сизьыл” ансамбле янында кунакта булып кайткан идек. Мәдәният хезмәткәрләре көне алдыннан әлеге ансамбль белән таныштырырга һәм удмурт кухнясы милли ризыкларын тәкъдим итәргә булдык.

 

АЛТЫН КӨЗ

“Зарни сизьыл” ансамбле 2000 елда оешкан.

–       Мин ул чакта пенсиядә һәм клубта китапханәче булып эшли идем, – дип сөйли әлеге ансамбльгә нигез салучы педагогика ветераны Галина Заитова. – Өлкәннәр көне алдыннан авыл әбиләрен бәйрәмгә җыярга булдым. Табын артында җырлап утырганда аларга үз ансамблебезне оештыру тәкъдиме белән чыктым. Шунда ук исемен дә уйлап таптык. Әбиләр булгач, димәк, көз, ягъни гомер көзе. Аларның активлыгын, тавышларының матур булуын истә тотып, алтын дигән сүзне дә өстәдек һәм “Алтын көз” килеп чыкты. “Зарни сизьыл” нәкъ шулай дип тәрҗемә ителә дә, – дип дәвам итә.

Бер ел да үтми, әлеге ансамбль танылу ала. Алар Буага фин-угор фестиваленә баралар һәм беренче урын яулап кайталар. Менә шуннан иҗади сәфәрләре башлана: күрше авылларда, Удмуртиянең Әлнәш, Можга, Кече Пурга районнарында, Ижауда, Лениногорскида, Менделеевта, Алабугада чыгыш ясыйлар.

–       Лениногорскида мордвиннар яши, алар – безнең кабиләдәш халык. Ә җырлаулары! Шулай да безгә ул вакытта тамашачы мәхәббәте призын алу бәхете елмайды, – ди Галина Михайловна.

Ә 2008 елда “Алтын көз“ халык ансамбле исеменә лаек була.

 

“ЗАРНИ СИЗЬЫЛ” ПЛЮС

Хәзер ансамбльгә яңа тавышлар өстәлгән. Чөнки “Омга кураос” (“Омга тавышлары”) дип аталган яшьрәкләр ансамбле дә кушылган. Унике үзешчәнне берләштерүче ансамбль белән мәдәният хезмәткәрләре Людмила Жиделева һәм Лариса Заитова җитәкчелек итәләр. Сәхнә ветераннарыннан Галина Заитова, Нина Тараканова, Лидия Константинова гына калган. Алар – балачактан сәхнәдә. Әңгәмә барышында беренче ансамбльләренең җитәкчесе –  укытучы, шагыйрь һәм композитор Леонид Лазаревны олы хөрмәт белән искә алдылар. Аның күп кенә җырларын Удмуртиянең “Италмас” дәүләт академия ансамбле башкаруында ишетергә була.

–       Ул чакта ансамбльгә 46 кеше йөри идек. Леонид Дмитриевич һәрвакыт ниндидер яңалык уйлап табарга оста булды. Мисал өчен, без, беренчеләрдән булып, кинофильмнардан җырлар башкара башладык, – ди Галина Михайловна.

Ансамбльгә башка ветераннар – Раиса Петрова, Светлана Громова, Надежда Ефимова да кушылганнар. Ә яшьрәкләрдән Елена Гарилова, Светлана Маркитонова, Людмила Чернованы да ветераннар үз сафларына бик теләп кабул иткәннәр.

–       Яшьләребез булдыра, тавышлары да матур, – диләр өлкәннәр.

Ансамбль репертуарында удмурт, рус, хәтта татар җырлары бар.

–       Ә менә мари җырларын өйрәнә алмыйбыз. Көч-хәл белән бер куплет өйрәндек, – диләр.

–       Җырларның күңелебезгә хуш килгәнен сайлыйбыз, – диләр. – 8 Март бәйрәмендә шушы яңа составта чыгыш ясадык. 16 җыр әзерләдек. Ә сүзләрен ничек ятлаганыбызны күрсәгез: кемдер сүзләрне мендәр астына куя, кемдер йокы алдыннан кабатлый...

Алар  Бураново әбиләренең, Алена Тимерханованың җырларын да башкаралар. Шулай да Леонид Дмитриевичның җырларына җитми инде, диләр. Омга турында язылган җыр күңелләренә аеруча якын. Челтерәп аккан чишмәле авылларның юкка чыгуы турындагы моңсу җырны тыңлаганда йөрәк кысыла...

Атнага өч тапкыр репетициягә йөриләр. Аккомпаниаторлары – танылган “Көмеш телле гармун” халык ансамбле җитәкчесе Марат Муллахмәтов. Аңа Тирсәдән килеп йөргәне өчен бик тә рәхмәтле ансамбль артистлары.

 

ИҢ КАТЛАУЛЫСЫ – АВЫЛДАГЫ ЧЫГЫШ

Ансамбльгә кайларда гына чыгыш ясарга туры килми?! Шулай да иң авыры – авылдашлар алдында “имтихан“ тоту, диләр.

–       Сәхнәгә чыккач, хәтта сүзләр онытыла, – ди  Лариса.

Ә авылдашлары аларны һәрчак хуплап тора. 8 Март бәйрәме концертыннан соң да күпләр шалтыратып яңа составтагы чыгышларына уңай бәя биргән һәм олы рәхмәтен җиткергән.

Соңгы вакытларда клубка ир-егетләр дә йөри башлаган.

–       Бик тә кызыклы коллектив килеп чыкты. Без аларны, шаяртып, “Зарни пиос” (“Алтын ир-егетләр”) дип йөртәбез. Алар, чыннан да алтын: җырлыйлар, бииләр, юмористик тамашалар куялар, –  диләр ир-егетләрне мактап.

 

ШНАПС ТҮГЕЛ, КӨМЕШКӘ

Бу көнне һәр хуҗабикә удмурт милли ризыгы әзерләп алып килгән иде. Алар арасында башка милләт вәкилләре дә яратып әзерли торган пилмән, балан бәлеше, перепеч та бар иде. Шекера, кокрок, бискыли, виртырем кебек ризыкларны әле күпләрнең авыз итү түгел, ишеткәне дә юктыр.

Әлеге ризыкларны әзерләү серләре хакында бәян иткәнче, “Зарни сизьыл” ансамбленә йөрүчеләрнең зирәклеген, тапкырлыгын раслаучы бер-ике вакыйгага тукталасы килә. Алар әйтүенчә, ансамбльнең репетицияләре бик тә җанлы уза. Төрле маҗаралар, кызыклы хәлләргә юлыгулары турында бер-берсен бүлә-бүлә мавыктыргыч итеп сөйлиләр ансамбль ветераннары. Галина Заитова сөйләгән хәл минем дә исемдә калды.

Шулай бервакыт Сарсак-Омгага бәйрәмгә америкалылар килә. Аларга “көмешкә” авыз итәргә бирәләр. Кунаклар аны “яхшы шнапс, яхшы” дия-дия эчәләр. Хуҗалар “бу шнапс түгел, ул сезне җиденче чакрымда куып тотачак” дип, көмешкәнең ни дәрәҗәдә куәтле булуын аңлатырга тырышалар. Тик америкалылар моңа әһәмият бирмиләр. Һәм, чыннан да, җиденче чакрымда көмешкә аларны “куып тота”.

 

ПЕРЕПЕЧИ

Аны әзерләү өчен төче камыр кирәк. Без аны кефир, йомырка, маргарин, бер чеметем тоз салып басабыз. Камырны җәеп, кырыйларын бөгәбез һәм уртасына эчлек салабыз.

Эчлек төрлечә булырга мөмкин: кемдер гөмбә белән суган яки ит белән кәбестә сала.  Бәрәңге, эремчек, хәтта тары боткасы салып пешерергә дә була. Перепечиның иң төп компоненты – чи йомырка, аннан башка эчлек тарала. 

ТАБАНИ

Табани пешерү өчен коймакка кебек чүпрәле камыр кирәк. Камыр төн чыгарга һәм әчергә тиеш. Мичтә пешергән очракта табанины майлыйлар. Тик хәзер аны газ плитәсендә пешерәләр. Табани пешкәндә аның өстенә яшел суган сибәләр. Өстенә чи йомыркага яшел суган салынган катнашманы салырга да була. Камырына туралган суган да кушарга мөмкин.

Табанины сөттән әзерләнгән махсус соус белән табынга бирәләр. Моның өчен сөтне кайнау хәленә китерәләр, тәменчә тоз өстиләр. Аерым савытта сөтнең икенче өлешенә он һәм йомырка кушалар. Әлеге катнашманы акрын гына кайнап торган сөткә болгата-болгата агызалар. Әлеге масса уртага җыела башлагач уттан алырга һәм ак май кушарга кирәк. Табанины әлеге катнашмага манып ашарга була.

 

БИСКЫЛИ

Озак саклана торган йомры икмәк әнә шулай дип атала. Аны элек солдатка юлга салганнар. Хәзер исә балыкчылар үзләре белән ала. Аның камыры сыер һәм дуңгыз маена сөт, чәй содасы кушып ясала. Аны бармак калынлыгында олы көлчә формасында җәяләр дә өстенә стакан асты ярдәмендә йомрылар ясыйлар. Мичтә йә духовкада пешерәләр.   

 

ШЕКЕРА

Камыры солы йә бодай онына йомырка, терлек мае, чәй содасы, тәменчә тоз кушып басыла. Әлеге камырдан бармак юанлыгындагы “баулар” ясарга һәм аларны ромб формасында кисәргә кирәк.

Табага эретелгән май салып, әзер шекераларны тезәбез дә кызу мичкә куябыз. Пешкән арада май тигез сеңсен өчен болгатып, сикертеп  алабыз. Катканчы мичтә тотабыз.

Хәзер хуҗабикәләр аны гадирәк итеп әзерли. Май, сөтөсте, сөт, йомырка салып әзерләнгән камырга тәменчә тоз, чәй содасы, шикәр өстиләр. Ромб формасында кисеп, духовкада пешерәләр.

 

Шәһәр кызлары да яратты

Мин бала чагымда еш авырый идем. Шулай бервакыт санаторийга киткәндә әби юлга шекера пешереп тыкты. Санаторийга килгәч, мин әбиемнең күчтәнәчен шәһәр кызларына күрсәтерә оялдым. Бер атнадан әйберләремне актара башлагач, күзем шекерага төште. Утырдым да акрын гына ашый башладым. Башта берсе килеп авыз итеп карады, аннан – икенчесе. Шулай итеп, бераздан бер пакет шекера юкка чыкты. Арыш оныннан әзерләнгән шекераның тәме авызымда әле дә саклана кебек.

Екатерина САМСОНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International