Кырындының педагогика ветераны 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Педагогик эшчәнлеген Әгерҗедә Иж елгасының сул ягында урнашкан ярдәмче интернат- мәктәптә башлаган, безнең сыйныф җитәкчесе булган, аннан хезмәт юлын Кырынды балалар бакчасында тәрбияче булып дәвам иткән хөрмәтле укытучыбыз, тәрбиячебез Рәмзия апа ШАБАЕВА өчен 2017 – юбилейлар елы. Аның педагогик эшчәнлегенә 40 ел тулса, үзе шушы көннәрдә 60 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды.

“Исәнмесез, хәерле көн! Кәефләрегез ничек?“ дип эндәшик әле бүген үзегезгә газета аша. Ә кайчандыр дәрескә кергәч Сез бу сүзләрне безгә әйтә идегез. Аннан соң елмаеп, йомшак кына итеп: “Йә, укучылар, сез дәрескә әзерме? – дигәч, җанлы әңгәмә башлана иде. Менә шул  мизгел әле бүгенгедәй хәтеремдә саклана. 

Дәрестән тыш вакытларда да укытучы апа белән булу, бергәләп тәрбия сәгатьләре уздыру, аралашу күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә иде. Бу аның үзен укучылар алдында гади итеп тотуыннан булгандыр, бәлки. Мин укытучыбызның бервакытта да бик тәртипсез малайларны да тавышын күтәреп ачуланганын хәтерләмим.

Рәмзия апаның оештыру сәләте дә, фантазиясе дә көчле иде. Дәресләр беткәч безне бүлмәдә һич тик утыртмый, урманга, болынга йә Иж елгасы буена алып чыгып китә иде. Анда кошлар тавышы тыңлау, каен суы эчү, тукран, тиеннәр күзәтү дисеңме... Гөрләшә-гөрләшә күп итеп табигый материаллар җыябыз да тәрбия сәгатьләрендә аларга “җан“ кертәбез, әллә ниләр ясыйбыз... Мин кул эшләренә дә нәкъ менә мәктәптә укыганда өйрәндем. Хәзер дә ул шөгылемне ташламыйм.

Әнә шулай, тавык чүпләп бетермәслек мең төрле эше булса да Рәмзия Бәдриевна безнең белән рәхәтләнеп шаярырга, уйнарга да вакыт тапты. Күпме бәйгеләр, чаралар уздырды ул, безне җырларга, биергә, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә дә өйрәтте. Өй эше хәзерләгәндә дә олы ярдәмчебез булды.

Ялларга авылга кайтып киткәч, Рәмзия апа сумка тутырып мич ашлары алып килә иде. Бигрәк тәмле була иде мичтә пешкән өчпочмак-шәңгәләр... Туган көннәребезне дә зурлап, күңелле итеп уздыра белде, һәрберебезгә җылы сүз табучы укытучы апабыз да булды ул.  

...Мәктәп тәмамлавыбызга күп еллар узды инде. Хәзер үзебез әти-әниләр, балаларыбыз буй җитте. Ә Рәмзия апабыз һаман да яшь безнең. Чөнки ул әле дә нәни балалар арасында алны-ялны белми эшли. 

Сокланабыз Сезгә, әле дә яратабыз, сагынабыз. Очрашулар, күрешүләр насыйп булсын дип телибез.

Рәйсә ГӘРӘЕВА.

Сарапул–Әгерҗе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International