Барҗы-Умга өлкәннәре клубны гөрләтәләр

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Барҗы-Умгада 1985 елда төзелгән клуб урынына узган елның августында республика программасы буенча шушы авылда туып-үскән драматург Тажи Гыйззәт исемендәге мәдәният учагы төзелгәч, авыл халкы тагын да җанланып китте. Клуб ишеге бикле чакны күрмәссең биредә. Мөдир Алсу Дәүләтшина олысы-кечесен клубка тарта белә, алар белән төрледән-төрле чаралар уздыра.

–       Элекке клубта да “эх“ дип үкенгән чагыбыз булмады. Ә монда, әйтерсең лә, икенче сулыш ачылды, – ди Алсу.

Өлкәннәр өчен “Сылукай“ бию, “Оста куллар“ түгәрәкләре эшли. Балалар да “Оста куллар“да шөгыльләнәләр, “Сандугачым“ түгәрәгенә дә бик теләп йөриләр икән.

Чигү, тегү, бәйләү өлкәннәрнең төп шөгыле икән хәзер. Лаеклы ялга чыккач Барҗы-Умгага кайтып төпләнгән Рәфисә апа Кәшфиева башмак бәйләүнең 45 (!) төрен белә икән.

–       Әле минем тагын бер яраткан шөгылем бар. Ул – фотога төшерү. Җәй көне бакчам чәчәккә күмелә. Менә шул матурлыкны фотога төшерергә яратам, – ди Рәфисә апа.

Түгәрәккә йөрүчеләрнең иң өлкәненә – 85 яшь. Нәзилә апа Саттарова ул. Гомер буе укытучы, балалар бакчасы мөдире булып эшләгән. “Әле хәзер дә “марш“ биергә өйрәтә безне“, диләр аның турында шаяртып. Рәхилә апа Нигъмәтуллинага – 80, Мөнҗия апа Мәрдиевага 72 яшь. Әмма бу апаларга һич кенә дә үз яшьләрен бирмәссең. Рәхәтләнеп бииләр дә, җырлыйлар да алар. Әле алай гына да түгел, клубка җыелган һәр көн бәйрәм алар өчен. Камыр ризыклары пешереп алып киләләр, аннан  гөрләшә-гөрләшә чәй эчәләр.

–       Авылыбызда йөз генә кеше яшәсә дә, моңсуланып тормыйбыз. Әле без бик күпләргә үрнәк булып, рәхәтләнеп күңел ачып яшибез, – ди Рамилә апа Хикмәтуллина.

Бу апаларның тормыштан ямь табып яшәүләрен үзебез дә күреп кайттык. Скандинавча да йөриләр, чаңгыда да җилдерәләр, хәтта кул сузымында гына булган Удмуртия районына бассейнга да йөриләр икән алар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International