Әгерҗедә ярминкә гөрләде

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Әгерҗенең үзәк мәйданында ярминкә гөрләде. Бу – язның беренче ярминкәсе.

 

Шәһәр халкының ярминкәгә сусаганы сизелеп тора. Әле сәгать иртәнге җиде генә, ә сатучылар янында озын-озын чиратлар пәйда булган. Бигрәк тә ит сатучылар янында. Тирсәдән Хәкимовлар ат, тана, сарык ите алып килгәннәр.

–       Ат белән сарык итен – 300әр, тананыкын 280 белән сатабыз, – ди Айнур.

Аларның авылдашлары Рафинад–Раушания Низамбиевлар да тана итен 280 сумнан бирәләр.

–       Күп калмый инде, сатып бетерәбез, – диде Раушания апа иртәнге сәгать 8 тирәсендә.

–       Ярминкә саен Низамбиевлардан алам итне. Бик әйбәт була аларныкы, – дип мактый-мактый ит алды Флүрә апа Журавлева.

Шушы ук авылдан Тәлгать Әхмәтҗанов тана итеннән тыш, дуңгыз ите белән дә сәүдә итә иде. Анысының бәясе – 200-210 сум.

Воткинскидан алып килгән карп балыгын да яратып алдылар әгерҗелеләр. “Россельхозцентр“ның Әгерҗедәге бүлекчәсе алып чыккан яшелчә, агачлар өчен биокушылмаларга да сорау зур булды. Сарсак-Омгадан Кудрявцевлар алып килгән бәрәңгегә дә су буе чират тезелде.

–       Килосын 18 сум белән сатабыз. 29 апрельдә булчак ярминкәгә орлык бәрәңгесе дә алып киләчәкбез, – диде Федор.

Чаллыдан Галиевлар гаиләсе яшь тавыклар белән сәүдә итте.

–       230 сумнан 21 тавык алдым. Хәзер шуларга бодай алырга барам, – диде Рәшит Шәймарданов.

Бодай, солы, арпа белән сәүдә итүче Низамбиевлар һәм бодай сатучы Шәеховлар яныннан да халык өзелмәде.

Бакчачы Трейдиннар да кишер, чөгендер, фасоль, укроп һәм башка тәмләткечләр орлыклары, башлы, тозланган кәбестә белән сәүдә иттеләр. Ярминкәдә балның өч литрын 1000 сум белән алырга була иде.

Язның беренче ярминкәсендә бар да, хәтта чәкчәккә кадәр бар иде. Гөрләде ярминкә бу көнне. Ә алдагылары 15, 29 апрельдә булачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International