ТР Министрлар Кабинеты шәхси ярдәмче хуҗалык (ЛПХ) кредитлары буенча субсидия бирү Тәртибен раслады.
Әлеге Тәртип нигезендә быел кредит өчен субсидия бары тик район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә билгеле документлар алып килгән очракта гына биреләчәк. Документларның иң беренчесе – яңа формадагы гариза. Мондый гариза бланкларын авыл җирлекләре Советларыннан йә район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алырга була. Икенче документ – салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча буенча бурыч юклыкны раслаучы белешмә. Әлеге белешмәне салым органнарыннан алырга кирәк.
Югарыда телгә алынган документларны район авыл хуҗалыгы идарәсенә тапшырган очракта субсидия счетыгызга күчәчәк. Әлеге документлар ай саен тапшырып барылырга тиеш. Сораулар булса, 22404 телефоны буенча авыл хуҗалыгы идарәсенә шалтырата аласыз.