31 март көнне Исәнбай авыл мәдәният йортында “Пар канатлар” исемле кичә булып узды

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

31 март көнне Исәнбай авыл мәдәният йортында “Пар канатлар” исемле кичә булып узды.

Кичәдә 60 ел бергә гомер кичергән Мөршидә-Мөхаматнур Мухьяновлар, 55 еллык юбилейларын каршы алучы Асия-Назыйф Хакимовлар, Фәридә-Нәҗип Ахунҗановлар, 45 ел бергә гомер итүче Гөлия- Фәхрислам Ямалиевлар, Фәридә-Хәмит Җәмилевлар, Галия-Разим Мусиннар, 40 ел бергә яшәүче Рәзилә-Вилин Шәйхетдиновлар, Зөлфия-Сәитҗан Сәйфетдиновлар, Зөбәйдә-Йосыф Сәйфетдиновлар һәм 30, 25 еллык юбилейларын билгеләп үтүче парлар катнашты.

Аларны Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Сираев Ф.Ф., җаваплылыгы чикләнгән “ЖилЭнергоСервис” ширкәте директоры һәм район Советы депутаты Ямалиев И.И. кайнар котлады.

Шулай ук оешма җитәкчеләре һәм юбилярларның якыннары  үзләренең матур теләкләрен, рәхмәт хисләрен җиткерделәр.

“Пар канатлар” кичәсе авыл үзешчәннәре башкаруындагы моңлы җырлар һәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International