Әгерҗе районына хезмәт күрсәтүче Менделеев районара тикшерү бүлегендә - яңа җитәкче

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

21 марттан Менделеев районара тикшерү бүлеген юстиция майоры Илдар Әсхәт улы ШӘФИГУЛЛИН җитәкли.

Әлеге бүлек Менделеев һәм Әгерҗе районы территорияләренә хезмәт күрсәтә. Адресы: Менделеев шәһәре, Фомин урамы, 19нчы йорт.

Менделеев районы тикшерү бүлеге  җитәкчесе урынбасары – юстиция подпоковнигы Сергей  Викторович МАЯСОВ халыкны шәһәребезнең Нариманов тыкрыгы, 4нче йортында (урман хуҗалыгы бинасы, 1нче кат) кабул итә.

Россия эзләү комитетына кагылышлы сораулар белән райондашларыбыз дүшәмбе көнне 8-18 сәгатьләрдә – Илдар Шәфигуллинга, чәршәмбе Сергей Маясовка мөрәҗәгать итә алалар (12-13.45 сәгатьтә– төшке аш вакыты).

8(85549)21205 телефоны буенча бүлек җитәкчесенә кабул итүгә алдан язылырга да була.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International