Кырындыда туып-үскән Гөлфия СИМАКОВАны районда белмәүчеләр сирәктер. Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсе өлкән фельдшерына утыз ел эшләү дәверендә күпме кешенең гомерен саклап калу насыйп булган бит.
Гөлфия күпбалалы фронтовик гаиләсендә төпчек кыз булып дөньяга килә. Гадәттә, гаиләдә “таякның авыр башы“ күбрәк өлкән балага төшә. Тик Гөлфиянең дә иркәләнеп ятарга вакыты булмый.
– Абый-апаларым барысы да үз гаиләләрен кордылар. Аларның балаларын карау минем җилкәгә төште. Хуҗалык эшләрен башкару да минем җаваплылыкта булды, – дип искә ала.
Мәктәптә укыганда математика, физика, химия кебек төгәл фәннәрне үз итә Гөлфия. Ни өчен нәкъ менә медицина юлыннан киткәнен үзе дә төгәл генә әйтә алмый.
– Мин сайладым, әти-әни каршы кимәде, – ди гади генә итеп.
8 сыйныфтан соң Алабуга медицина училищесына укырга баруын да яхшы хәтерли.
– Алабуга кул сузымында гына булса да, “попутка“да бик озак бардык без анда. Тик бу гына әлеге юлдан китү уеннан кире кайтара алмады, – ди ул.
Менә шулай авырлыклар алдында югалып калмаска тормыш үзе өйрәтә аны. 1986 елда Әгерҗегә эшкә кайта һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү фельдшеры булып эшкә урнаша. Ул чакта бүлекчә җитәкчесе дә, шәфкать туташлары да, санитаркалар да булмый әле. Сменада шофер белән икәү генә эшлиләр. 18 яшьлек кыз өлкән хезмәттәшләре Вера Кольцова, Эльза Фәйзуллина, Рәмзия Хәернасова ярдәме белән тәҗрибә туплый башлый.
– Бу бүлекчәгә килүемә утыз елдан артып китсә дә, эшемне яшь чактагы кебек һаман яратам. Биредә көчле ихтыярлы кешеләр генә эшли аладыр дип уйлыйм. Чөнки ашыгыч ярдәм бүлекчәсе хезмәткәренә карарны урында кабул итә белергә кирәк бит. Кем шуннан куркып кала, ул эшли алмый, – ди Гөлфия.
Яраткан эшеннән тыш, мавыгулары да күптөрле аның. Табигать кочагына чыгарга, бакчада эшләргә ярата. Тагын бер яраткан шөгыле – балык тоту.
– Кечкенә чакта дәфтәр скрепкасыннан калкавыч, озын таяктан кармак ясап балык тотарга йөргәнем – әле дә күз алдымда. Ун балык эләксә, аның бишесе ычкына торган иде, – дип көлә.
Хәзер ире Илфат белән икесенә бер баруга берничә кило балык тотып кайталар алар. Күбрәк җәй көне йөриләр. Ә Илфаты тумышы белән – Исәнбайдан. Аягы җәрәхәтләнеп ашыгыч ярдәм бүлекчәсенә эләккән егет Гөлфиягә бер күрүдә гашыйк була. Озакка сузмыйча, тәкъдим ясый. Менә шуннан бирле алар гел бергә. Тату гаиләдә ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Ләйсән үз гаиләсе белән Казанда яши бүген.
– Хәзер оныклар сөясебез килә, – дип елмая шушы көннәрдә 50 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче юбиляр. Барлык якты хыяллары тормышка ашсын аның.
Екатерина САМСОНОВА.