Иске Эсләктән Гыйззәтуллиннар бер-берсенә кирәк һәм терәк булып яшәүнең серен беләләр

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Бу җыр юллары Иске Эсләктә яшәүче әткәебез Раил һәм әнкәебез Рәзидә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНнарның тормыш девизына әйләнде. Алар бер-берсенә кирәк һәм терәк булып яшәүнең серен беләләр.

Моннан 32 ел элек гаилә корып, авылда төпләнеп калалар алар. Әткәй машина йөртүче булып эшли. Әнкәй башта кибеттә сатучы, аннан сыер савучы була. Авыр хезмәт аларны куркытмый, бар көчләрен куеп, вакыт белән исәпләшми эшлиләр. Бераз үсә төшкәч мин шунысына игътибар итә идем: авылда кем генә ярдәм сорап килмәсен, аларның беркайчан да «юк» дип әйткәннәре булмады. Бигрәк тә җәй көне, печән өстендә, әткәй көн-төн авылдашларга печән ташырга булышты. Алтын куллы балта остасы буларак ул бураган бураларның да исәбе-саны юк. Йомышы төшеп шәһәргә машина белән алып барырга сораган беркемне дә кире борып җибәрмәде.

Гомер юлын узган чакта төрле хәлләргә юлыгасың. Тормыш авырлыклары безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. 2003 елда әткәй авырып китеп, аның йөрәгенә берничә тапкыр операция ясадылар. Ике тапкыр инсульт та кичерде ул. Шул вакытларда авыруы белән көрәшергә көч һәм илһамны аңа әнкәй бирде. Сынаулар килгәндә бер генә минутка да яныннан китмичә, үзе өчен түгел, әткәй өчен дип яшәде әнкәебез.

"Яхшылык җирдә ятмый", диләр. Әткәй авырганда бар туганнар, күршеләр, дуслар хәл белеп, ярдәм итеп тордылар. Үзенең кылган гамәлләренә, әнә шулай, яхшылык белән җавап кайтырдылар алар.

1 апрельдә тугангамы, әткәй һәрвакыт шат күңелле, мәзәк, кызыклы вакыйгалар сөйләп барыбызны көлдерергә ярата. Моннан берничә ел элек Красный борга табибка күренергә баргач, ашханәдә эленеп торган ак халатны киеп кабинетка чиратсыз кереп китә ул. Әнә шулай, көне буе эшләп арыган табибларның да, чират көтеп талчыккан авыруларның да кәефләрен күтәрә. “Шуклыгым мине куркыныч хәлләрдән дә күп тапкыр коткарды” дип сөйли безгә. Шулай бервакыт язгы пычракта машинасы батып юлда төн кунарга туры килә аңа. 90нчы еллар, кәрәзле телефон юк, авылга ерак, юлда машина да очрамый. Нишләргә белми аптырап торганда ай яктысында ике кеше шәүләсе күренә. Башта алар басудагы салам эскертенә юл тоталар. Берничә минуттан эскерт дөрләп яна башлый. Озак та үтми, бу кешеләр әткәйнең машинасы янына киләләр. Әткәй каушап калмый, кадак суыргычын тартып чыгара да, үзе генә икәнлекне сизмәсеннәр өчен: “Егетләр, торыгыз әле, ике шпана йөри монда”, – дип кычкырып жибәрә. Шул арада нидер эзләнеп йөргән әлеге кешеләр кире басуга таба йөгерәләр...

Әнкәебез киң күңеллелеге, ярдәмчеллеге белән аеырылып тора. Ул кул эшләре белән  мавыга. Аның гәҗит бөтереп үргән кәрзиннәре, вазалары, паннолары район күләмендәге күргәзмәләрдә призлы урыннарга лаек була. Әнкәй безне кайткан саен телне йотарлык мич ашлары, бәлеш, чәкчәкләр белән сыйлый.

Кадерлеләребез бер малай, ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Өчебезне дә аякка бастырып, башлы-күзле иттеләр. Бүген аларның зур сөенечләре булып җиде оныклары үсә.          Әткәй, әнкәй! Нәкъ җырдагыча "Мин сиңа кирәк, син миңа терәк", дип безне сөендереп, балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, аларның уңышларына куанып, тагын күп еллар матур итеп бергә яшәргә язсын сезгә.

Гүзәл ХӘЙБРИЕВА–ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Иске Эсләк–Васильево. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International