Башлангыч сыйныф укучылары иҗади проектлар яклады

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

4нче мәктәптә район күләмендә башлангыч сыйныф укучыларының “Беренче адымнар“ иҗади проектлар бәйгесе үтте.

Ул ике өлештән торды. Укучылар, “Әйләнә-тирә дөньябыз“, “Барысын да белергә телим“,  “Экология һәм сәламәтлек“ секцияләрендә эзләнү эшләрен тәкъдим иттеләр. Ә икенче өлештә алар жюри әгъзаларына туган якка кагылышлы һәм кул эшләре белән бәйле иҗади проектларын якладылар.

Бәйгедә түбәндәге укучылар җиңү яулады:

“Әйләнә-тирә дөньябыз“ секциясендә Красный бор мәктәбе укучысы Ирина Бурдина (җитәкчесе – О.Могилева), “Барысын да белергә телим“ секциясендә Тирсә мәктәбеннән Александра Пекшикова, Айзилә Ягъфәрова (А.Ипоева), “Экология һәм сәламәтлек“ секциясендә 3нче мәктәптән Иван Голосеев (Л.Кузнецова) беренче урыннарны яуладылар.

Әлеге секцияләрдә 3нче мәктәптән Эльвина Фәхретдинова (Е.Урюпина), 4нче мәктәптән Руслана Галиева (С.Муллахмәтова), 4нче мәктәптән Алсу Муллахмәтова (Н.Плешачкова) – призерлар.

Иҗади проектларны яклауда 1нче гимназиядән Эльвира Никашева (җитәкчесе – Р.Әлмөхәммәтова), Кичкетаңнан Ольга Тягунова, Илзидә Ханнанова (Э.Зиннәтуллина, Ф.Ибраһимова) – җиңүчеләр. Ә 4нче мәктәптән Илнара Айдарова, Кирилл Болотов, Ульяна Шестакова (А.Фәйзуллина)  – призерлар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International