“Төзелеш идарәсе“ муниципаль унитар предприятиесендә яңа җитәкче

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Әнвәр Мансур улы РӘХМӘТУЛЛИН “Төзелеш идарәсе“ муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе итеп билгеләнде.

Ә.Рәхмәтуллин 1984 елда Әгерҗедә туган. 2011 елда Казандагы социаль һәм гуманитар белемнәр институтының финанслар һәм кредит факультетын тәмамлаган.

Хезмәт юлын Казанда “ТР Кече бизнес лизинг компаниясе“ндә анализ һәм контроль бүлегенең баш белгече булып башлаган. “ПолиТранс“ ширкәтендә логистика бүлеге начальнигы, “Милли лизинг компаниясе“ндә бүлек начальнигы, “Пробизнес“ банкында әйдәп баручы белгеч, “Открытие“ коммерция банкында  партнерлар белән эшләү буенча баш белгеч булып эшләгән.  2015-16 елларда ул “Ак Барс“ Банк җәмгыятенең Әгерҗедәге өстәмә офисы җитәкчесе вазифасын башкара. Соңгы эш урыны – Казандагы “Интехбанк“ директоры.

Әнвәр Мансур улы өйләнгән. Хатыны Эльвира белән ике бала үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International