10 апрельдә Әгерҗе районы 90 еллык юбилеен каршы ала.
Үзәк башкарма комитетның 1927 елдагы 14 февраль карары буенча Татарстан АССРда беренче сигез район, шул исәптән, Әгерҗе районы да оештырыла. Районның рәсми рәвештә оешу вакыты шул елның 10 апрель Карары белән беркетелә. Район үзәге итеп Әгерҗе шәһәре билгеләнә.
Бу елларда районда 25 авыл Советы берләшкән 105 торак пункт була, 29422 кеше исәпләнә.
Әгерҗе районы – Татарстанның Шималь йолдызлыгы, ягъни иң ерак төньяк-көнчыгыш ноктасы. Районның озынлыгы 140 километрга сузылган. Гомуми мәйданы – 1796 квадрат километр. Аның 20 процентын урманнар били. Көньяк өлеше Минзәлә районы, ә калган яклары Удмуртия белән чиктәш. Район аша унике елга ага.
Бүген Әгерҗе районында 35 меңнән артык халык яши.
Архив белешмәләренә караганда, быел Әгерҗе районы мәгариф системасына да 90 ел тула.
Юбилей уңаеннан мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, райондагы мәгариф системасы тарихын өйрәнеп, китап чыгару өстендә эшлиләр.
Олы юбилей елында Исәнбай, Девәтернә мәктәпләре, Кырынды башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы юбилейларын билгеләп үтәчәк.