Студент Илдания Низамбиева чит илдән стажировкадан кайтты

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

Күптән түгел КФУның Алабугадагы институтында белем алучы Тирсә авылы кызы Илдания НИЗАМБИЕВА, Хорватиянең Загреб шәһәрендә педагогик стажировка үтеп, туган якларга әйләнеп кайтты.

Булачак филолог һәм тарих фәннәре укытучысы, чит илдә берничә ай дәвамында рус теленнән занятиеләр бирү белән беррәттән, башка мөгаллимнәрнең рус теле дәресләрендә катнашып, аларның укыту методикасына, дәресләренең төзелешенә анализ да ясый. Студентларны шулай ук рус һәм татар халкының милли йолалары, ризыклары, җыр-биюләре белән дә таныштыра.

Илдания белән әңгәмәбез – шулар хакында.

–       Илдания, стажировка узарга ни өчен Хорватияне сайладың?

–       Әлеге республиканың Рус теле һәм мәдәнияте җәмгыяте президенты Мато Шпекуляк чакыру җибәргәч, үземне сынап карарга булдым. Бер елга чакырылган булсам да, чыгарылыш квалификация эшен яклыйсым һәм дәүләт имтиханнары тапшырасым булганга анда озакка калалмадым.

–       Стажировканы кайсы мәктәпләрдә үтәргә туры килде?

–       Рус телен чит тел буларак табиб Иван Мерц һәм Тин Уевич исемендәге мәктәпләрдә кечкенәләр төркемендә һәм биш төркемдә өлкәннәргә укытырга туры килде. Шулай ук чит илдә яшәүчеләргә Россия тарихы, мәдәнияте турындагы занятиеләр дә бик ошады. Россия белән таныштырганда Татарстаныбыз турында да горурланып  сөйләдем.

–       Чит ил студентларына рус теле нигә кирәк?

–       Укучыларымнан тырыша-тырыша рус телен өйрәнүләренең сәбәбен сорагач, “бу  Россиянең икътисади үсеше белән бәйле“, диделәр. Тел аларга бизнес өлкәсендәге сорауларны чишәр өчен кирәк дип аңлаттылар. Кайбер хорватлылар “Президентыгыз бик ошый“, дип җавап бирделәр. Ә күп кенә студентлар рус телен өйрәнгәч Россиядән кәләш эзләргә ниятлиләр икән.

–       Ә үзеңнең тел белмәвең каршылыклар тудырмадымы?

–       Дәресләрдә укучыларым белән һәрвакыт уртак тел табарга тырыштым. Ләкин катлаулы морфологик һәм грамматик кагыйдәләр күп булу сәбәпле, югалып калган очраклар да булды. Рус һәм хорват телләрендә охшаш сүзләр күп. Шул сәбәпле, студентлар да еш кына аларның мәгънәләрен бутыйлар. 

–       Стажировка үткәндә укытучының нинди һөнәри осталыгы аеруча әһәмиятле?

–       Дәрес вакытында һәрнәрсәне гади итеп аңлатырга тырыштым. Тәрҗемәсен белмәгән очракта рәсемнән күрсәтеп йә инглиз телендә җиткердем. Биремнәрне яттан сөйләп,  китаптан укып түгел, киресенчә, ике арада җанлы әңгәмә булдыру максаты белән дип әзерли идем.

–       Россиядә һәм Хорватиядә мөгаллим белән студентның үзара мөнәсәбәтендә аерма бармы?

–       Анда мөгаллимгә карата аеруча олы хөрмәт сиздем. Хорватия балалары ачык, аралашучан, дәрестә үзләрен бик иркен тоталар. Мөгаллимнәр дә мине бик җылы каршы алдылар. Аларның кунакчыл, кайгыртучан булуларына сокландым. Яңа дусларымны җәй көне үзебезгә кунакка чакырдым. Аларга башкалабыз Казанны, Алабуга шәһәрен һәм туган авылымны күрсәтәсем килә.

–       Хорватия синдә нинди тәэсирләр калдырды?

–       Укытучы эшеннән бушаган арада мин бу илнең мәдәнияте, йолалары белән танышу өчен музей, күргәзмәләргә йөрдем. Һәр сишәмбедә студентлар өчен “Популяр рус җырлары“, “Татарстанга рәхим ит“ һәм башка кызыклы темага кичәләр уздырдык. Анда гармунга кушылып җырладык, тәм-томнар белән чәй эчтек, рәхәтләнеп аралаштык. Үзем дә студентларымны милли ризыклар пешереп алып килеп сыйладым.

–       Әгәр сиңа Хорватиядә калырга тәкъдим итсәләр, нишләр идең?

–       Якыннарымнан, туган җиремнән еракта яшәү җиңел булды дип әйтмәс идем. Әти-әнием, сеңлем бик сагындырды! Әлегә максатым – уку йортын уңышлы тәмамлап, укытучы булып эшләп тәҗрибә туплау. Ә калганын киләчәк күрсәтер.

Әңгәмәдәш – Динара АЛМАГАМБЕТОВА,

КФУның Алабуга институты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International