Мегафермада эш туктап тормый

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Бүген Әгерҗе районыннан көн саен дәүләткә 56,9 тонна сөт озатыла икән, шуның 26 тоннасы – Яңавылдагы мегафермадан. Югары сортлы сөтне Яшел Үзән комбинатына алып китәләр. Ә  һәр сыердан уртача көнлек савым – 20 килограмм.

–       Тик бу чик түгел. Январь-март  айларында гына да 473 сыер бозаулады, бозаулыйсылары да күп әле. Шуңа савым тагын да артыр дип уйлыйбыз, – ди мегаферма идарәчесе Розалия Хуҗина.

Мегафермада 3250 баш терлек исәпләнә, шуның 1600е – сыерлар. Алар өчен  өч терлек абзары, бер сыерларны бозаулату корпусы, өч бозаулар фермасы төзелгән. Тагын бер бозаулар фермасы – төзелеп бетү алдында. Терлекләрне карау, ашату – 97 кеше җаваплылыгында. Бирегә, нигездә, Яңавыл, Кырынды, Кадрәк, Көчек, Татар Шаршадысы, Сәхрәдән килеп эшлиләр. Аларны вахта ысулы белән йөртү каралган, үз ашханәләрендә ике тапкыр кайнар ризык әзерләнә. Юыну өчен аерым бүлмәләре дә бар. Уртача хезмәт хакы – 20 мең сум. Хезмәт хакын әле январь аена гына алганнар, шушы көннәрдә алдагы айга көтәләр.   

Мегафермада эш тәүлек әйләнәсе туктап тормый. Иртәнге савым сәгать 5тә башланып кичке 5кә кадәр дәвам итсә, кичке савым – кичке 7дән иртәнге 3кә кадәр. Бер сменада 4 төп сыер савучы, бер сыер куучы, 2 каравылчы-терлекче эшли.  Ә төп сыер савучылар саны – 18.

Сыер сава торган карусель тәүлек буе әйләнә дияргә була. Шулай да юар өчен өч тапкыр туктатып алалар. Анда берьюлы 72 сыер савыла, яңа савылган сыерларны савар өчен “параллель” дип аталучы җайланмалары бар. Анысы 8 сыерга исәпләнгән. Яңа бозаулаган сыерларның угызын үз бозауларына эчерәләр.

Бозау караучылар саны – унике. Аларның кайберләре яңа туган бозаулар өчен җаваплы, кемдер – зурраклары өчен.

–       Ике бозаулар торагын профилакторий дип йөртәбез. Аларда кечкенә бозаулар тәрбияләнә. Исеменнән үк күренгәнчә, андагы бозауларга аеруча зур игътибар кирәк. Алар үскән саен башка торакларга күчерәбез. Үгез һәм тана бозаулар аерым-аерым тотыла. Мегаферма эшли башлаган биш ел эчендә үзебезнең бозаулардан үсеп җиткән бик күп таналарны сыер иттек инде. Хәзерге вакытта да буаз 200 танабыз бар, – ди Розалия ханым.

–       Без план нигезендә эшлибез. Сыер  һәм бозауларны карау кебек төп эшебездән тыш, һәр көнне берәр чара каралган. Әйтик, менә бүген сыерлардан кан алабыз. Елга ике тапкыр аларны лейкоз чиренә тикшерәбез. Иртәгә – башка чара. Бер генә чараны уздырмый калсаң да шушы еллар эчендә барлыкка килгән чылбыр өзелә. Ә моңа юл куярга ярамый, – ди идарәче. – Һәр эшне бер-беребезгә булышып башкарабыз. Башкача мөмкин түгел, – дип дәвам итә ул.

Әйе, карусель бертуктаусыз әйләнгән кебек, мегафермада да эш бер генә минутка да тукталып тормый. Әлеге тынгысыз хезмәт артында – бердәм коллектив. Болар – сыер савучылар, бозау караучылар, тракторчылар, ветеринарлар, осеменаторлар, операторлар һәм башка бик күп хезмәткәрләр. Алар турында газетабызның алдагы саннарының берсендә укырсыз.

 

Белешмә:

Бүген “Сарсак-Омга“ ширкәтендә көндәлек савым – 12 кило, “Наҗар“да 13 кило тәшкил итә.

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International