Әгерҗедә - баллы бәйрәм

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

12 августта Әгерҗе Ипподромы базасында “Пчелино“ республикакүләм бал фестивале уздыру планлаштырыла.

Исеменнән үк күренгәнчә, ул – умартачылар, гомумән, бал яратучылар бәйрәме булачак. Фестивальнең төп оештыручысы – ТР Аграр яшьләр берлегенең Әгерҗе бүлекчәсе.

–        Әлеге фестиваль кысаларында Татарстан умартачылары җитештерә торган сыйфатлы балдан күргәзмә оештыру планлаштырыла. Мондый балны татып карарга, сатып алырга да мөмкин булачак. Белгечләр сыйфатлы бал сайларга өйрәтер, – ди бүлекчә җитәкчесе Энҗе Рыкова. Шулай ук балдан ризыклар  әзерләү буенча мастер-класслар уздыру, бал белән бәйле темага рәсемнәр һәм костюмар  бәйгесе оештыру планлаштырыла. Балдан әзерләнгән косметика да тәкъдим ителәчәк. Көне буе самавырларда чәй кайнаячак. Бәйрәм кунакларына гадәти чәй түгел, үләнле чәй тәкъдим ителә. Моннан тыш, республика умартачылары катнашында төрле бәйгеләр узачак. Умартачылар өчен кирәк-яраклар сату оештыру да күзаллана. Балалар өчен аерым мәйданчыклар эшләячәк. Көне буе җыр-бию тынып тормый. Озын сүзнең кыскасы – бәйрәм файдалы һәм кызыклы булыр, дип вәгъдә итәләр оештыручылар.

Әлегә фестивальнең Талисманын ясау буенча бәйге игълан ителде. Ул 15 майга кадәр дәвам итә. Бәйгедә һәркем катнаша ала. Иң төп таләп – Талисманның бал һәм умартачылык темасын чагылдыруы. Үз дизайн-проектыгызны    amoagryz@yandex.ru электрон адресына юллый йә “Авангард“ яшьләр үзәгенә (Гагарина урамы, 68а йорты) китерә аласыз. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International