Сәрия Сабурская - Әгерҗедә

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Пәнҗешәмбе көнне район хакимияте  бинасында Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Менделеев, Әгерҗе районнары вәкилләре катнашында  “Халык контроле“ дәүләт мәгълүмати системасына килгән хәбәрләрне карау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне әлеге стстеманың баш модераторы  – ТРда кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская алып барды.

Һәр район вәкиле белән “Халык контроле“нә килгән хәбәрләр буенча аерым сөйләшүләр алып барды Сәрия Харисовна. Кайбер мөрәҗәгатьләрне чишүне тизләтү буенча нәрсәләр эшләргә мөмкин булуы турында киңәшләрен бирде.

Әгерҗе районына килгәндә, быел “Халык контроле“ системасына 20 мөрәҗәгать кабул ителгән. Аларның күпчелеге юллар төзекләндерүгә кагылышлы. “Халык контроле“ системасының Әгерҗе районындагы җитәкчесе белән берлектә заявкалар аерым каралып, аларны башкару сроклары билгеләнде. Шәһәрнең түбән өлешен үзәк белән тоташтыруга кагылышлы мөрәҗәгать турында аерым сөйләшү булды. Тимер юлны аркылы чыгу өчен кирәкле булган әлеге күперне төзү мәсьәләсен юкка гына күтәрми әгерҗелеләр. Әле март ахырында гына тимер юлны аркылы чыкканда яшүсмерне поезд бәреп китеп, ул хәзерге вакытта Казанда  хастаханәдә дәвалана.

–       Соңгы 15 ел эчендә шундый аянычлы 9 очрак булды. Шуңа күрә без күпер төзү буенча Россия тимер юллары җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барабыз, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев. Сәрия Сабурская әлеге сорауны чишүне тизләтү буенча республиканың транспорт прократурасына хат юлланачагын белдерде.

–       Быел “Халык контроле“ системасының эшли башлавына 5 ел. Шушы еллар эчендә халыкны борчыган күп кенә проблемаларны бергәләп чишә алдык, – дип, системаның райондагы җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде баш модератор.               

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International