Районда фольклор һәм иҗади коллективларның “Мәдәни салават күпере“ бәйгесе старт алды.
Аның быелгысы Әгерҗе районы оешуга 90 ел тулуга һәм гаилә традицияләренә багышлана. Зоналарда сайлап алу төгәлләнгән соң, сәхнә осталары 27 апрельдә район Мәдәният сараенда гала-концертта чыгыш ясый.