Татьяна Ларионова Әгерҗе районына килде

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт-Милосердие“ депутатлар төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова Әгерҗе районына эшлекле сәфәр кылды.

Татарстан парламенты Рәисе урынбасары җитәкчелегендә Красный борда урнашкан  “Наз“ социаль приюты попечительләр советының киңәйтелгән утырышы үтте. Әлеге чара ТР Дәүләт Советы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, “Бердәм Россия“ партиясе белән берлектә тормышка ашырылучы “Бергә булдырабыз“ социаль-гуманитар проектны тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

“Наз“ приютында 30 балигъ булмаган бала тернәкләнү уза, шуларның 27се – Әгерҗе, 3се – Тукай районыннан.  

Кунаклар башта “Наз“ приютында булып, аның эшчәнлеге белән якыннан таныштылар, балалар белән аралаштылар. Приют буйлап сәяхәт вакытында кунаклар балаларның “Хозяюшка“, “Домоводство“, “Мастерская умельцев“ түгәрәкләрендә ничек шөгыльләнүләренең шаһитлары булдылар.  Зәвык белән эшләнгән “Кунак бүлмәсе“ дә алар күңеленә хуш килде. Әтиләр Советы эшчәнлегенең ничек алып барылуын күзәттеләр. 

–       Биредә иҗади коллектив эшләве приютка аяк атлауга ук тоемлана. Балаларга җылы, уңайлы мохит тудыра алгансыз. Һәр эшкә иҗади якын килеп эшләвегез дә күренеп тора. Моның өчен приют коллективына зур рәхмәт, – диде Татьяна Ларионова күргәннәрдән канәгать калып.

Чараның икенче өлеше Мәдәният йортында үтте. Биредә приютта тәрбияләнүчеләргә белем һәм тәрбия бирүгә кагылышлы чыгышлар тыңланды.

–       “Бергә булдырабыз“ проектының исеме үк аны тормышка ашыруда районның бөтен хезмәтләре бергәләп эшләргә тиешлегенә ишарә ясый. Балага шартлар тудыру гына аз, белем һәм тәрбия бирүне дә бергәләп башкарырга кирәк. Шуңа күрә авыл җирлекләре дә, районның  белем бирү һәм сәламәтлекне саклау оешмалары да әлеге проектны  тормышка ашыруда кулга-кул тотынып эшләргә бурычлы. Әйтик, авыл җирлеге башлыгы әлеге җирлектә гомер кичерүче баланың ни сәбәпле приютка эләгүен анализларга, аның гаиләсе белән даими аралашырга, шул ук вакытта приют хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торырга тиеш. Районның мәгариф бүлегенә бала приютка килгәнче белем алган һәм приютта чакта белем алучы педагогик коллективларның эшен даими контрольдә тоту йөкләнә. Менә шулай бергә эшләгәндә генә ниндидер нәтиҗәгә ирешергә мөмкин булачак, – дип, үз тәкъдимнәрен җиткерде Татьяна Ларионова.

Чара “Без бергә“  проектын тормышка ашыруга иганәчелек ярдәме күрсәтүче бер төркем эшмәкәрләрне бүләкләү белән тәмамланды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International