Иж-Бубый авылында мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган дүртенче Буби укулары узды. Районыбыз укучыларыннан тыш, анда Ижау педагогия көллияте студентлары да катнашты.
Укучылар үз эшләрен “Мәгарифнең алтын нигезе“, “Экспонатлар ни сөйли“, “Туган ягымда Бубый мәдрәсәсе эзләре“, “Мәгърифәтче Бубиларның мәкаләләрен өйрәнү тарихында буыннар бәйләнеше“ номинацияләрендә якладылар. Жюри әгъзалары укучыларның елдан-ел осталыклары артуын, эшләренең бай мәгълүматлы булуын билгеләп үтте.
– Мин эзләнү эшемне үзебезнең авылдан чыккан галим Раиф Мәрдановның хезмәтләренә багышладым. Галимнең фәнни хезмәтләрен өйрәнү бик кызыклы булды. Хәтта “Ленинг апс“ сайтында уен да ясадык. Биредә без “Бертуган Бубилар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе“ документаль чыганакны нигез итеп алып мәдрәсәдә укытылган кайбер дәресләрне хәзерге заман дәреслекләре белән тоташтырдык. Мәсәлән, кимия–химия, хайваният–зоология, сарф–морфология һәм башкалар, – ди Тәбәрле мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Эльвина Хәбибуллина.
Секция эшләре тәмамланганнан соң, Иж-Бубый укучылары әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр. Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты“ спектакленнән өзек, “Хыял“ бию ансамбле чыгышлары кунаклар күңеленә хуш килде. Иж-Бубый мәктәбендә уздырылган түгәрәкләр эшчәнлеге белән таныштыру да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. “Буби укулары“ җиңүчеләре Дипломнар белән бүләкләнделәр. “Бубилар мирасы“ иҗтимагый оешмасы директоры, бу авылда тарихи объектларны торгызуга зур өлеш кертүче Искәндәр Җиһангәрәев бер төркем укучылар һәм укытучыларны Рәхмәт хатлары һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләренә билетлар бүләк итеп сөендерде.
Бу көннәрдә заманында Иж-Бубыйда атаклы сәүдәгәр булган, бик күп объектлар салдырган Мөхәмәтҗан Әхмәтҗанов йортының нигезен салу эшләре бара. Әлеге эш Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башкарыла. Киләсе елга төзелеш эшләре тәмамлангач, әлеге йортны ачу тантанасын зурлап билгеләп үтәчәкләр. “Буби укулары“ да нәкъ менә шул көнгә билгеләнә һәм ул республика күләмендә узачак.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.