Кыштан соң “йончып“ калган юлларны төзекләндерү эшенә юлчылар күптән кереште инде.
Шәһәр эчендә дә, Әгерҗе–Красный бор трассасында да авария тудыру куркынычы зур булган урыннарны салкын ысул белән ямап чыктылар.
Дүшәмбедән “Брус“ ширкәте юлчылары чокыр-чакырларны кайнар асфальт белән ямау эшен башладылар.
– Шәһәр эчендәге юлларда да, трассада да эшне берьюлы алып барырга планлаштырабыз. Иң элек юлларның проблемалы урыннарын тәртипкә китерәбез. Бу эшнең мөһимлеген аңлап, эшне кызу тоту өчен бар тырышлыгыбызны куячакбыз, – ди “Брус“ ширкәте участогы җитәкчесе Минсәет Мәһәдиев.